Киләсе айда безне тагын озын яллар көтә: алар 12-15 июнь көннәренә туры киләчәк. Рәттән дүрт көн ял итүнең сәбәбе Россия көнен билгеләп үтүгә һәм 8 март ялының июньгә күчерелүенә бәйле. Бу хакта Дәүләт Думасының Хезмәт комитеты башлыгы Ярослав Нилов (ЛДПР) искә төшергән, дип яза “РИА Новости”.
Парламентчы аңлатып үткәнчә, быел 8 март шимбәгә туры килгән. Шул сәбәпле шимбә ялы 13 июньгә күчерелгән.
“Димәк, 12,13,14 һәм 15 июньдә ял итәчәкбез”, – дип билгеләп үткән Нилов.
Депутат искәрткәнчә, ял көннәре 2024 елда Хөкүмәт карары нигезендә расланган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез