Моңлы тавышы белән генә түгел, йөзендәге елмаюы, үз-үзен тотышы белән дә җәлеп итә. Аның тагын бер үзенчәлеге бар: Рөстәм Егоров койган да куйган яшь Миңгол Галиев инде. Туганнармы дисәң, нәсел җепләре дә тоташмый икән. Шулай да яшь артист белән олпат җырчыны бәйли торган бер нәрсә бар.
– Рөстәм, син бит – Удмуртиядә туып үскән егет. Фамилияң дә – Егоров. Татар сәнгатенә ничек тартылып киттең?
– Мин тумышым белән Ижаудан. 5 яшемдә әнием мине музыка мәктәбенә бирде. «Алсалар йөрерсең, алмасалар юк», – диде. Кабул иттеләр. Шулай итеп баянда уйнарга өйрәнә башладым. 9 нчы сыйныфка кадәр белем алдым. Аннары Казанга килдем, Әүхәдиев исемендәге музыка көллиятенә укырга кердем. Әниемә рәхмәт. Ул балалар бакчасында мөдир булып эшли иде. Мин музыка көллиятендә белем алсын өчен, эшен ташлап, минем белән Казанга күченде. Безне монда беркем дә көтеп тормый иде, әлбәттә. Башта фатир арендаларга туры килде. Инде бар да яхшы, хәзер үз фатирыбызда яшибез. Казан дәүләт мәдәният институтында белем алам, төрле чараларда чыгыш ясыйм. Россия Хөкүмәте стипендиясенә дә лаек булдым.
– Беренче чыгышларың кайчан булды?
– Беренче чыгышым Мамадыш ягында, әтиемнең туган ягы – Тәкәнеш авылында булды. Әле дә хәтерлим. Әни чәчен ясый торган җайланманы кыздыру өчен токка тыккан. Мин шуны килдем дә, ялгыш кулым белән тотып алдым. Аннары, онытылып, икенче кулым белән дә тоттым. Шулай итеп ике кулым да пеште. Сәхнәгә чыгарга кирәк иде. Шул килеш микрофон тотып җырларга чыктым. Салават Фәтхетдиновның «Салкын чәй» җырын башкардым.
– Рөстәм, синең җырлавыңны беренче тапкыр күргәндә, бу егет Татарстанның халык артисты Миңгол Галиевка бигрәк охшаган дигән уй килде. Төс-кыяфәттә дә, тавышта да ниндидер охшашлык бар.
– Без Миңгол абый белән беренче тапкыр Ижауда очраштык. Ул мөнәҗәтләр әйтүгә багышланган чарада катнашты. Мин залда аның янында утырдым. Ул камерасын биреп, миннән видео төшерүемне сорады. Менә шулай танышып киттек. Бу вакытта мин тугызынчы сыйныфны тәмамлый идем. Чарадан соң, Миңгол абый янына килдем һәм ул тавышымны тыңлап карады. Казанга килергә киңәш итте. Без аның киңәше буенча күченеп килдек тә. Миңа: «Син Миңгол абыйга охшаган», – дигәннәре бар. Бервакыт ул миңа яшь вакытындагы фотосурәтен күрсәтте. Чынлап та ниндидер охшашлык бар.
– Миңгол Галиев – бик күп җырчыларга юл күрсәткән, тавышларын ачкан мөгаллим. Ә син аңардан нинди тәҗрибә алдың?
– Миңгол абый мине җан авазы белән, чын йөрәктән җырларга өйрәтте.
– Мәдәният институтында кемдә белем аласың?
– Институтта укый башлагач, минем өчен яңа дөнья ачылды. Винера Әхәтовна Ганиевада белем алам. Ул сәнгать өлкәсендә генә түгел, тормышта да кирәкле киңәшләрен биреп, иҗат юлыннан барырга, тәҗрибә тупларга ярдәм итә. Мин аңа моның өчен бик рәхмәтле.

– Рөстәм, син нинди җырларны башкарырга яратасың?
– Үсмер вакытларда Салават абый җырларын ярата идем. Аннары Илһам Шакиров, Рәшит Ваһапов репертуарындагы җырларны һәм халык җырларын җырлый башладым.
– Хәзер бит җырчылар күбрәк шоу-бизнеска тартыла, халык җырларын, классик әсәрләрне башкарып, акча эшләп булмый, диләр...
– Минемчә, халык җырларын күбрәк башкарырга кирәк. Бигрәк тә хәзерге заманда. Юкса алар онытылачак бит.
– Ә сәнгатькә мәхәббәт, шундый моңлы тавыш сиңа кемнән күчкән?
– Минем әбием җырлаган, бабаем гармунда уйнаган. Мөгаен, алар аша күңелемә сеңгәндер.
– Ижау егетенә Казанда иң ошаганы нәрсә?
– Иң ошаганы – татарлык. Көллияттә безгә татар музыка әдәбиятын бик күп укыттылар. Рөстәм Яхин, Нәҗип Җиһанов әсәрләрен өйрәндек. Минем өчен алар – бөек композиторлар. Казанда Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская белән таныштым. Бер концертта мин Сара Садыйкова көй язган Юрий Гагарин турында җыр башкарган идем. Аңа ул җыр ошаган һәм Әлфия апа мине үз төркеменә алды. Сара Садыйковага багышланган концертларда еш чыгыш ясыйм. Аның «Истән чыкмый», «Ак пароход китеп бара», «Акбүз атым», «Чит илләргә чыксаң» җырларын башкарам.
– Рөстәм, татарча сөйләшүең дә бик матур. Ижау шәһәрендә дә туган телеңдә аралаша идеңме, әллә Казанга килгәч сөйләшә башладыңмы?
– Әбием минем белән кечкенәдән татарча гына сөйләшә иде. Ләкин рус мәктәбендә укыгач, соңрак татарча бик аз аралаша башладым. Казанга килгәч, икенче курста сәхнә телен Инсаф Абдулла, аннары Габдерәүф Нуриев укытты. Алар икесе дә татар телен үзләштерергә ярдәм итте.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез