Рөстәм Миңнеханов: «6 елда 23,6 млн гаилә торак шартларын яхшыртты»

Бүген Россия Федерациясе Дәүләт Советының «Яшәү өчен инфраструктура» юнәлеше буенча комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Утырышны комиссия рәисе, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чара видеоконференцэлемтә режимында барды.

Рөстәм Миңнеханов кыскача 2019 елдан 2024 елга кадәр гамәлгә ашырылган «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектына йомгак ясады. Ул хәбәр иткәнчә, 6 ел эчендә (2019-2024 еллар) «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында 23,6 млн гаилә үзләренең торак шартларын яхшырткан. 2019 елдан 577 млн кв. м торак төзелгән, 13,7 млн кв. м мәйданлы авария хәлендәге торактан 810 мең 600 кеше күчерелгән. Моннан тыш, бу чорда 73 меңнән артык җәмәгать һәм ишегалды территориясе төзекләндерелгән.

«Бу нәтиҗәләргә ил Президенты Владимир Владимирович Путинның һәм Россия Хөкүмәтенең төзелеш тармагына системалы ярдәме һәм игътибары нәтиҗәсендә ирешелде», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук утырышта катнашучыларның игътибарын ташламалы ипотека кредитлау программаларына ярдәм итүнең әһәмиятле чараларының берсе булуына юнәлтте, алар кысаларында 13,8 трлн сумлык 3,2 млн кредит бирелгән.

Россия Президенты ярдәмчесе, Дәүләт Советы секретаре Алексей Дюмин билгеләп үткәнчә, бүген утырышның көн тәртибендә – хәл ителеше гражданнарның тормыш сыйфатына йогынты ясаган һәм йогынты ясавын дәвам итә торган мәсьәләләр. Беренче чиратта, бу уңайлы торак шартлары. Бүген тәкъдим ителә торган карарларның ипотека буенча торак кредитлауның киләчәктә дә үсешен тәэмин итүе мөһим. Бу торак мәсьәләсен хәл итүдә гражданнарга ярдәм итүнең иң нәтиҗәле механизмнарының берсе.

«Икенче мөһим тема – торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын күтәрү. Монда игътибарны коммуналь хезмәт күрсәтүләргә бәяләрнең нигезсез артуыннан гражданнарның хокукларын яклау механизмнарын камилләштерүгә юнәлтергә кирәк. Бу мәсьәлә кешеләр өчен беренче кирәк-ярак продуктларына бәяләр кебек үк җитди. Һәм даими рәвештә дәүләтнең аерым игътибар зонасында булырга тиеш. Моның белән беррәттән ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларның инвестиция программаларын гамәлгә ашыруны төгәл контрольдә тотарга кирәк. Гражданнарның социаль яктан якланмаган категорияләренә ярдәм итүнең өстәмә чараларын эшләүне дәвам итәргә кирәк. МХОдә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү буенча беренче чираттагы бурычларны истә тотарга кирәк, аларны безнең алга Президент куйды», - диде Алексей Дюмин.

Ул шулай ук кече шәһәрләрдә яшәү өчен инфраструктура мәсьәләсе актуаль булуын искәртте. Хәзер инде терәк торак пунктларга ярдәм итү программасы гамәлгә ашырыла. Әмма кече шәһәрләрнең бер өлеше аңа эләкмәгән, һәм аларның үсешендә шактый артта калуга юл куймау мөһим. Чөнки юллар челтәрен, цифрлы инфраструктураны, социаль объектларны үстермичә, бу территорияләр халыкның китү ноктасына әверелергә мөмкин. «Россия Икътисадый үсеш министрлыгыннан һәм Россия Төзелеш министрлыгыннан моңа игътибар итүегезне сорыйм», – диде Алексей Дюмин.Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин утырыш барышында болай диде: "Президент, Хөкүмәт Рәисенең системалы ярдәме, Федерация Советы һәм Дәүләт Думасы белән конструктив хезмәттәшлек нәтиҗәсендә төзелеш тармагы соңгы елларда уңай динамика күрсәтә. Ул ил үсеше драйверларының берсенә әверелде. Бүген төзелеш һәм чиктәш тармакларда 11 миллионнан артык кеше эшли. 2020 елдан төзелештә эшләр күләме 30%тан артыкка үсте. Темп яхшы бара. Шул ук вакытта бурычлар һәм мәсьәләләр бик күп кала. Торак - үзәк элемент, аның тирәсендә инфраструктураны үстерү буенча планнар формалаша. Илкүләм максатка ирешү өчен, 2030 елга кадәр елына якынча 663 млн кв.м. - 100 млн км. м төзергә кирәк. Мондый планкага без берничә ел элек ирешкән идек инде, һәм аны саклап калырга кирәк булачак. Нәтиҗәдә, 2036 елга барлык торакның өчтән бере яңа булырга тиеш. Шуны әйтә алам, бу амбициоз бурыч безнең ил масштабында гына түгел, ә бөтен дөнья масштабында да - моңа бик аз илләр ирешә алды. Шул ук вакытта без яхшы нәтиҗәләргә ия – соңгы 6 елда без 600 млн кв.м тирәсе яңарттык».

Марат Хөснуллин ассызыклаганча, иң мөһим бурычлар арасында - торак-коммуналь хуҗалыкны модернизацияләү, урам-юл челтәрен дә кертеп, юлларны яңарту, җәмәгать транспортын яңарту, инвестиция-төзелеш циклын кыскарту. «Бурычлар бик катлаулы, алар урыннарда стандарт булмаган карарлар кабул итүне һәм команда эшен таләп итә. Моңа кадәр барысы да әйбәт барды, ышанам ки, хәзер дә без Президент куйган барлык максатларга ирешәчәкбез, илдә тормыш яхшыра барсын өчен», – диде Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары.

Россия Федерациясе Дәүләт Советының «Яшәү өчен инфраструктура» юнәлеше буенча комиссиясе утырышы барышында гаилә ипотекасы, социаль һәм аренда торагы төзелеше, шулай ук коммуналь инфраструктураны модернизацияләү кебек мәсьәләләр каралды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре