Россия тарихында тәүге тапкыр махсус хәрби операциясендә катнашучылар арасында һөнәри осталык буенча “Абилимпикс” чемпионаты үткәрелә. Ул Казанда уза. Анда катнашучылар – гади хәрбиләр генә түгел, бәлки какшамас ихтыяр көче үрнәге дә . Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең телеграм-каналында шулай дип белдергән.
“Безгә илнең төрле почмакларыннан махсус хәрби операциядә катнашучылар җыелды. Алар – чын хәрбиләр һәм сынмас-сыгылмас ихтыяр көче үрнәге”, – дип билгеләп үткән Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе әйтүенчә, Россия Президенты Владимир Путин ярдәме белән чемпионатны уздыруга ирешелгән. Анда катнашучылар 15 һөнәри компетенция буенча осталыкларын күрсәтә.
Чемпионатның төп бурычларыннан берсе – әлеге ир-егетләргә илнең төп предприятиеләрендә стажировкалар узу һәм алга таба эшкә урнашу өчен мөмкинлекләр тудыру, дип басым ясап әйткән Рөстәм Миңнеханов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез