Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Абраменков белән җитештерү куәтләрен модернизацияләү турында сөйләште

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Геннадий Абраменков белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР Хөкүмәте йортында узган сөйләшү барышында ике як төбәк икътисадының киләчәктә үсеше мәсьәләләрен тикшерде. Аерым алганда, республика территориясендә эшләүче кайбер сәнәгать предприятиеләренең җитештерү куәтләрен модернизацияләү һәм үстерү темасы күтәрелде.

Сөйләшүдә шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР Вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко да катнашты.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре