Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың Әфганстан юнәлешендә эшләүгә кызыксынуы артуын билгеләп үтте. Бу хакта ул Казан Ратушасында Әфганстан буенча Мәскәү форматында фикер алышуның бишенче утырышы вакытында белдерде.
- Татарстан Республикасының иҗтимагый-сәяси һәм эшлекле даирәләренең Әфган юнәлешендә эшләүгә кызыксынуын арттырырга кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Рәис сүзләренчә, гуманитар элемтәләрне саклау да бу үзара бәйләнешнең аерылгысыз өлеше булып тора. Татарстанның кайбер компанияләре Әфганстанда эш алып бара.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез