Рөстәм Миңнеханов: “Әфганчылар” бүген дә хәрби бурычны үтәү үрнәге булып тора”

Бүген – 15 февральдә Россиядә бик мөһим дата – хезмәт бурычын илебездән читтә үтәгән ватандашларыбызны искә алу көне билгеләп үтелә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бу хакта үзенең телеграм-каналында язган.

“Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 35 ел тулды. Батыр йөрәкле хәрби хезмәткәрләребез ил мәнфәгатьләрен, шул исәптән аннан читтә дә, һәрвакыт намус белән, чын фидакарьләрчә яклады. “Әфганчылар” бүген дә хәрби бурычны үтәү үрнәге, яшьләр өчен үрнәк булып тора. Алар төрле чараларда актив катнаша, яңа төбәкләрдә яшәүчеләргә һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтә”, – дип билгеләп үткән республика җитәкчесе.

Ул ватанпәрвәрләребезгә иксез-чиксез рәхмәт белдереп, “әфганчыларның” Россиядә яшәүче һәркем өчен тугрылык һәм намуслылык үрнәге булып торуларын әйткән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре