Рөстәм Миңнеханов: "Агросәнәгать комплексын үстерүгә һәр ел саен 15 миллиард сум чамасы юллана"

Татарстанның агросәнәгать комплексын үстерүгә һәр ел саен төбәк казнасы һәм федераль казнадан 15 миллиард сум чамасы юллана. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов “Казан Экспо”дагы “Агроволга 2025” Халыкара агросәнәгать күргәзмәсен ачуда шулай дип белдергән. Бу хакта "Татар-информ" яза.

“Бу авыл хуҗалыгының барлык төп юнәлешләренә уңышлы төстә ярдәм итү, тармакны кадрлар белән тәэмин итү, шулай ук, салада яшәүне уңайлы итү өчен, авыл территорияләрен үстерү мөмкинлеге бирә”, – дип билгеләп үткән республика Башлыгы.

Рөстәм Миңнеханов басым ясап әйткәнчә, бүген Татарстанның агросәнәгать комплексы – зур үсеш мөмкинлекләренә ия булган югары технологияле заманча тармак. “Бу исә зур күләмдә инвестицияләр җәлеп итү мөмкинлеге бирә”, – дигән ул.

Аерым алганда, соңгы 5 ел эчендә генә дә инвестиция күләме 170 миллиард сумнан арткан. “Илдә – дүртенче һәм Идел буе федераль округында беренче урын дигән сүз бу”, – дип аңлатып үткән Татарстан Рәисе.
Аның әйтүенчә, 2020 елдан бирле инвестицияләр хисабына 318 объект, шул исәптән 113 сөтчелек фермасы (62 мең терлеккә исәпләнгән), шулай ук дистәләрчә ашлык киптерү комплекслары, яшелчә һәм җиләк-җимеш саклагычлар, элеваторлар, башка шундый корылмалар төзелгән.

Татарстан Рәисе агросәнәгать комплексын техник яктан модернизацияләүне инвестицияләрнең мөһим юнәлеше сыйфатында атап үткән. Республиканың авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре биш ел эчендә 17 мең берәмлеккә якын авыл хуҗалыгы техникасын сатып алган.

“Агроволга” күргәзмәсе 9-11 июльдә уза. Анда 27 илдән 400тән артыграк компания катнаша.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов Миннеханов

Көн хәбәре