Рөстәм Миңнеханов: “Әлмәттә иң яхшы нефть мәктәбе булырга тиеш”

Татарстанга углеводородлар чималын чыгару һәм эшкәртү өлкәсендә көчле инженерлык мәктәбе кирәк. Көнбатыш санкцияләре һәм нефть запасы кимү шартларында аеруча мөһим бу. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә нефть саммитында ясаган чыгышында шулай дип белдерде. Бу хакта "Татар-информ" яза.

“Алдымда шундый максат күрәм: Әлмәттә иң яхшы нефть мәктәбе булырга тиеш. “Татнефть” ярдәмендә булдырыла да инде ул. Аннан башка алга таба үсеш юк. Татарстанда нефть запасы 10 миллиард тонна күләмендә бәяләнә, әмма инде башка төрле запас бу. Суы 90 процентка җитә, нефть күләме 3-4 тоннадан артмаска мөмкин. Заманча технологияләр кирәк, һәм без аларны эшли алабыз. Чиктән тыш ябышкак нефть чыгару тәҗрибәсе моны күрсәтте инде. Без Россия технологияләре нигезендә 3,6 миллион тонна чиктән тыш ябышкак нефть чыгарабыз. “Татнефть”нең фәнни ачышларга 250 патенты бар. Барлык җиһазлары да Россиядә җитештерелгән. Бик зур казаныш бу”, – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Шул ук вакытта Президент Россиядә әле шушы көннәрдә генә алдынгы инженерлык мәктәпләрен булдыру буенча конкурс үткәрелүен искә төшерде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре