Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Алтай республикасын Кар барсы көне белән котлаган. Ул үзенең телеграм-каналында искәртеп үткәнчә, әлеге бәйрәм моннан 15 ел элек, ирбисларны саклауны игътибар үзәгенә кую максатыннан, гамәлгә куелган.
“Хәзерге вакытта Алтайдагы безнең фәнни үзәктә дүрт кар барсы яши. Бәйрәм уңаеннан аларны тәмле ризыклар белән сыйлаячаклар”, – дип билгеләп үткән Рөстәм Миңнеханов үзенең постында.
Аның басым ясап әйтүенчә, республика кар барсларын саклау һәм популярлаштыруга үзеннән зур өлеш кертеп килә, чөнки бу җәнлек – Татарстан символы гына түгел, бәлки тарихыбызның бер өлеше дә.
Ирбисларның республикада яшәмәвенә карамастан, Татарстан аларны саклау программаларында актив катнашып килә. Татарстан гербында кар барсы сурәтләнгән, анда ул республиканың һәм халкының саклаучысы буларак гәүдәләндерелгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез