Рөстәм Миңнеханов Әнкарага эшлекле сәфәре барышында Эрдоган белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган белән эшлекле очрашу үткәргән. Бу хакта ул үзенең телеграм-каналында хәбәр иткән.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Татарстан белән Төркиянең үзара нәтиҗәле хезмәттәшлеген билгеләп үткән. Узган елда ике республика арасындагы товар әйләнеше ике тапкыр артты, дип басым ясап әйткән Татарстан Рәисе.

– Россия һәм Төркия президентларының ярдәме белән төбәкләрнең икътисадый мөмкинлекләрен үстерүгә юл ачыла. Бүгенге очрашуда шул хакта сөйләштек, – дигән Татарстан Рәисе.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре