Рөстәм Миңнеханов Арбузов премиясен ике тапкыр арттырды

Фосфор органик химия өлкәсендә Арбузов премиясе күләмен 1 миллион сумга җиткерәчәкләр. Моңа кадәр ике тапкыр кимрәк булган ул. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бу җәһәттән Указга кул куйган. Шулай ук Марковников һәм Туполев исемендәге премияләр күләменә үзгәрешләр кертелгән.

“500 мең сум” дигән сүзләрне “1 миллион сум” дигән сүзләргә алыштырырга”, – диелгән документта.
Указда шулай ук 2025 елдан Арбузов премиясен 2 елга бер тапкыр түгел, бәлки 3 елга бер тапкыр тапшырылачагы билгеләп үтелгән.

Органик химия өлкәсенә зур өлеш керткән өчен бирелә торган Марковников исемендәге халыкара премияне 2027 елдан өч елга бер мәртәбә тапшыра башлаячаклар. Аның күләмен дә ике тапкыр арттырып, 1 миллион сумга җиткергәннәр.

Шулай ук инженерлык фәннәре өлкәсенә зур өлеш кертүчеләргә бирелә торган Туполев исемендәге премияне 2026 елдан 3 елга бер тапкыр бирә башлаячаклар. Бүләкне Татарстан Рәисе яки аның вәкаләтлесе тапшырачак. Әлеге премия күләмен дә 1 миллион сумга җиткергәннәр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре