Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Ашхабадта Иран һәм Төркия президентлары белән Путинның очрашуында катнашты

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ашхабадта Россия Президенты Владимир Путинның Иран һәм Төркия лидерлары белән очрашуларында катнашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Кремль матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Иран Президенты белән очрашу барышында Владимир Путин илләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең «бик уңай үсүен» билгеләп үтте, дип яза «Татар-информ». Узган елда товар әйләнеше 13% арткан, ә быелның беренче өч кварталында тагын 8% үсеш күзәтелгән.

Россия Президенты «Бушер" АЭСы һәм «Төньяк – Көньяк» маршруты кебек зур уртак проектларны атады һәм газ, электр энергиясе кебек өлкәләрдә хезмәттәшлек мөмкинлекләрен искәртте.

«Без барлык мөһим халыкара мәсьәләләр буенча, шул исәптән Иранның атом программасына кагылышлы барлык сораулар буенча да, тыгыз элемтәдә торабыз», – дип ышандырды ул.

«Сезнең безнең сәяси позицияләребезне халыкара аренада яклавыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә. Киң колачлы стратегик документ буенча, без килешкән барлык эшләрне тормышка ашырырга әзербез», – диде үз чиратында Масуд Пезешкиан.

ИИР Президенты аерым Астара – Решт тимер юл маршруты турында да сөйләде. «Ел ахырына кадәр барсын да төгәлләячәкбез», – дип ассызыклады ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре