Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Авиация интерьерлары» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте инженерлык үзәгендә булды. Республика җитәкчесенә предприятиенең үсеш перспективалары турында үзәкнең генераль директоры Роман Рамазанов сөйләде, дип яза Татар-информ.

ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнехановка яңа проектларны һәм үзләре җитештергән эшләнмәләрне күрсәткәннәр. Шулай ук ТР Рәисе үзебездә җитештерелгән берничә төр модель самолетлары өчен авиаинтерьерлар эшләүче белгечләр белән очрашкан.

Әлеге предприятие 2003 елның октябрендә төзелгән. Ул «Итэлма» компанияләр төркеме («Пегас» электромеханика заводы» ябык акционерлык җәмгыяте) составына керә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез