Рөстәм Миңнеханов Азат Кадыйровны министр итеп билгеләде

Татарстан Рәисе Указы белән Азат Кадыйров Татарстанның җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры итеп билгеләнде.

Азат Рифкат улы Кадыйровка 51 яшь. 2020 елдан ул Россия спорт министрының беренче урынбасары булып эшләде.
Моңа кадәр Татарстанның җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры булып эшләгән Фәнил Әһлиуллин вице-премьер вазыйфаларын вакытлыча башкаручы буларак Луганск халык республикасында Татарстан шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное калаларын төзекләндерү мәсьәләләре өчен җаваплы булачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре