Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм “Газпром” гавами акционер җәмгыяте идарәсе рәисе Алексей Миллер Санкт-Петерубрг халыкара газ форумы күргәзмәсендә Татарстан предприятиеләренең стендларын караган. Бу хакта республиканың Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Вице-премьер – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко “Казанькомпрессормаш”ның чиктән тыш көчле компрессорлары өчен җыю-сынау комплексы турында сөйләгән. Россиядә тиңе булмаган комплекс Яшел Үзәндә урнашкан.
“Бу стендта компрессорларның барлык модельләрен сынап карарга мөмкин. Без аны декабрь аенда эшләтеп җибәрәчәкбез. Барысы да әйбәт килеп чыкса, сезне гыйнвар аенда тәкъдир итүгә чакырачакбыз”, – дигән Коробченко Миллерга.
Проект стратегик әһәмияткә ия. Аны гамәлгә ашыру Россия продукциясенә дөньяның сыекландырылган табигый газ базарында ышанычлы төстә көндәшлек итү мөмкинлеге бирәчәк.
Исегезгә төшерәбез: июль аенда мәгълүм булганча, Россия Хөкүмәте Татарстанга Яшел Үзәндә сыекландырылган табигый газ җитештерүдә файдаланыла торган зур тоннажлы компрессорлар җитештерү комплексын төзүгә 727 сум субсидия бирде. Проектны “Казанкомпрессормаш” заводы гамәлгә ашыра.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез