Рөстәм Миңнеханов белән Чыонг Тхань Хоай бизнес-делегацияләр алышу турында килеште

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Вьетнам сәүдә һәм сәнәгать министры урынбасары Чыонг Тхань Хоай белән очрашты.

Республика Рәисе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов очрашу барышында яклар арасындагы сәүдә әйләнешенең әлегә тиешле дәрәҗәдә булмавын, аны арттыру өчен мөмкинлекләрнең барлыгын билгеләп үткән. Аның сүзләренә караганда, аерым алганда, нефть эшкәртү, нефть химиясе, энергетика, машина төзү, IT һәм югары технологияләр өлкәләрендә сәүдә әйләнеше күләмен үстерергә мөмкин.

“Безнең делегациягә Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары, әйдәп баручы компанияләр җитәкчеләре кергән. Визит барышында эшмәкәрләребезнең багланышлар өчен яңа юнәлешләр ачуына, уртак проектлар турында килешүләренә ышанабыз”, – дип өстәгән Рөстәм Миңнеханов.

Вьетнамның сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы җитәкчелеге исә, үз чиратында, Россия төбәкләре белән хезмәттәшлекнең тарихи әһәмиятенә басым ясаган.
Чыонг Тхань Хоай әйткәнчә, Вьетнам халкы ил өчен гаять авыр елларда СССРның ярдәмен беркайчан да онытмаячак.

“Төбәкләр белән хезмәттәшлек итү буенча зур мөмкинлекләребез бар. Бу визитның тулаем алганда Вьетнам белән Россия арасында мөнәсәбәтләрне үстерүгә көчле этәргеч бирәсенә иманым камил”, – дип билгеләп үткән ул.
Очрашу ахырында яклар бизнес-делегацияләр белән алышу турында килешкән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Рөстәм Миңнеханов Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре