• Фото: Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте

Рөстәм Миңнеханов белән Мәхмүд-Али Кәлиматов Ингушетиядә манара комплексларында булды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Ингушетия башлыгы Мәхмүд-Али Кәлиматов манара комплексларында булды. Аларның бергә төшкән фотосын Рәиснең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова күрсәтте.

«Ингушетиягә килеп тауларны күрмичә булмый. Рөстәм Миңнеханов һәм Мәхмүт-Али Кәлиматов манара комплексларында - борынгы җирлекләрдә булды», - дип язды Галимова сәхифәсендә.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Миңнехановка Ингушетиягә эш сәфәре кысаларында Ингушетиянең уникаль мирасы булган җәйрах манарасын күрсәтәчәкләр. Бу таш манараларны урта гасырларда республиканың тау битләрендә йортлар сыйфатында һәм дошман һөҗүмнәреннән саклану өчен төзегәннәр. Бүген бу корылмалар төбәкнең төп истәлекле урыннарының берсе булып тора. Җәйрәх районында республиканың көньягында шундый өч меңнән артык корылма урнашкан.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре