Рөстәм Миңнеханов белән СИБУР җитәкчелеге яңа фәнни үзәк төзелешенең барышы турында фикер алыштылар

Бүген Казанда СИБУР инновацияләр мәйданчыгында СИБУРның яңа фәнни үзәге төзелешенең барышы турында фикер алыштылар. Киңәшмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, СБУР идарәсе рәисе, генераль директоры Михаил Карисалов катнашты.

Казанда фәнни тикшеренүләр һәм технологияләрне масштаблаштыру үзәген булдыру буенча төзелеш эшләрен тулысынча 2025 елда тәмамлау планлаштырыла. Россия компанияләре һәм фәнни үзәкләре җайланмалар белән тәэмин итүнең 70%ын тәэмин итә.

Фәнни үзәк 2026 елда эшли башлаячак. Анда 350 галим катнашачак. Казанда 170 җитештерүче эшли инде. Компания Казан илкүләм тикшеренү технология университеты һәм Казан федераль университеты белән хезмәттәшлекне актив үстерә.

2024 елда КНИТУда полимерлар эшләү һәм куллану буенча уртак лаборатория ачылды. КФУ белән берлектә гетероген катализаторларны эшләү һәм тикшерү буенча лаборатория булдырылды.

2025 елда КНИТУда технологияләрне масштаблаштыру буенча магистрлык программасы эшләтеп җибәреләчәк.

Фәнни үзәктә алдынгы химиянең төп юнәлешләренә: полиолефинлы һәм гетероген катализга, махсус полимерлар һәм суперконструкцион пластиклар эшләүгә, шулай ук әлеге материалларны һәм компонентларны сәнәгый җитештерү технологияләренә юнәлтелгән 30 лаборатория эшләячәк.

Биналарны модульле оештыру параллель проектлар буенча бер үк вакытта эшләү өчен лабораторияләрне конфигурацияләргә мөмкинлек бирәчәк, шул исәптән фәнни һәм сәнәгать партнерлары белән берлектә.

Технологияләрне масштаблаштыру үзәгенең беренче катында 15 уникаль пилот җайланмасыннан торган парк урнашачак: органик синтез, гетероген катализаторлар ясау һәм саклагычлар әзерләү өчен җайланмалар, аергыч диварлы колоннада күп компонентлы катнашмаларны аеру технологиясен эшләп карау өчен сынау җайланма.

Икенче катта тармак өчен уникаль прототиплаштыру үзәге булдырылачак, анда үз технологияләрен масштаблаштыруның нәтиҗәлелеген арттыру һәм тизләтү өчен кирәкле параметрлар билгеләнәчәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла. 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре