Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов: «Бер урында басып тору – кирегә китү дигән сүз»

Бер урында басып тору – кирегә китү дигән сүз. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының еллык коллегия утырышында алда торган бурычлар турында сөйләгәндә әнә шулай дип белдерде. Ирешкән уңышлар шактый, тик тукталырга ярамый.

Рөстәм Миңнеханов: «Бер урында басып тору – кирегә китү дигән сүз»
rais.tatarstan.ru

Түбән Камада узган коллегия утырышында Россия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасарлары Михаил Юрин белән Альберт Кәримов та катнашты. Тармакта ирешкән төп саннар турында Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко сөйләде. Аерым алганда, 2025 ел йомгаклары буенча Татарстанда сәнәгать җитештерүе индексы 110 процентка якын тәшкил иткән. 6 триллион сумнан артык продукция төяп җибәргәнбез. Былтыр республикага Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы линиясе аша 150 миллиард сумга якын акча җәлеп иткәннәр. 2024 ел белән чагыштырганда, бу – 37 процентка күбрәк. Узган ел нәтиҗәләре буенча ил төбәкләре белән товар әйләнеше 2,8 трлн сум булыр дип фаразлыйлар. Иң мөһиме: шуның 75 проценты – республикадан чыккан товарлар.

Эшкәртү сәнәгатендә төп фондларның тузу күрсәткече 40 проценттан артып китә, диделәр коллегия утырышында. Резин һәм пластик әйберләр чыгаруда ул тагын да зуррак – 72 процент. Аңлашыла ки, зур инвестицияләр таләп ителә. Әмма төп ставканың югары булуы предприятиеләргә модернизация өчен акча җәлеп итү мөмкинлеген бирми.

Роботлаштыруга бәйле бурычлар турында да әйттеләр. 2025 елда Россиядә 10 мең хезмәткәргә 40 робот туры килгән. 2030 елда әлеге күрсәткеч 145 берәмлеккә җитәргә тиеш. Татарстан исә тагын да зуррак максат куя: эшкәртү сәнәгатендә хезмәт итүче 10 мең кешегә – 200 робот. Төп бурычлар арасында Олег Коробченко пилотсыз авиация системалары үзәген төзеп бетереп, анда резидентлар җәлеп итүне, самолет, вертолет, автомобиль һәм башка техника җитештерүне арттыруны телгә алды. 

Ирешкән уңышларга килсәк, декабрьдә тулысынча импортны алмаштырган «Ту-214» очкычы күккә күтәрелде. Хәзер заводта бөтен илдән җыелган команда хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм серияле җитештерүгә чыгу юнәлешендә эш алып бара. Узган ел ахырында Казан очкычлар заводы сертификат алган. Бу айда S7 авиакомпаниясе белән 100 очкычка килешү имзаланган.

Эчке сәүдәдә дә үсеш күзәтелә. Республикада 17 мең сәүдә предприятиесе бар. Шуның яртысы көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәсенә карый. Соңгы 4 елда аларның саны 50 процентка арткан да әле. Кечкенә авыллар турында да онытмыйлар. Аз санлы һәм ерак авылларда яшәүчеләр өчен былтыр 1,2 меңнән тартык торак пунктта күчмә сәүдә оештырылган. Моның өчен республика бюджетыннан 75 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

Утырышта күтәрелгән тагын бер мәсьәлә – электр энергиясен куллану. Республикада кулланылган барлык чималның 60 проценты сәнәгатькә туры килә. Татарстанда электр энергиясен куллану елдан-ел арта. Бу күренеш ун елдан артык күзәтелә. Былтыр гына да куллану күрсәткече 5,5 процентка үскән. Татарстанда электр энергиясенә булган ихтыяҗны тәэмин итү өчен булганны модернизацияләү һәм яңаны төзү мөһим, диделәр коллегия утырышында. Быел биш проект федераль модернизация программасына кертелгән. Тармак үсеше юнәлешләре һәм федераль ярдәм чаралары турында Альберт Кәримов сөйләде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, хәзерге катлаулы чорда җитештерүне, хезмәт коллективларын, сату базарларын саклап калу мөһим.

– Без катлаулы чорда яшибез. Әмма алга барырга, җитештерүне үстерергә, яңа куәтләрне кертергә кирәк. Туктарга ярамый. Бер урында басып тору – кирегә китү дигән сүз, – диде Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов республика предприятиеләренә рәхмәт тә белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, сәнәгать – Татарстан икътисадының нигезен тәшкил итә. «Халыкның тормыш сыйфаты, яңа юллар, социаль өлкәгә инвестицияләр. Өстәвенә Татарстан – Россиянең иң зур салым түләүчеләреннән берсе. Болар барысы да  – сезнең казаныш», – диде Татарстан Рәисе. Ул дәүләт бүләкләре дә тапшырды.

Түбән Камага баргач, Рөстәм Миңнеханов «Түбән Кама Нефтехим»да (СИБУРга керә) төп проектларны гамәлгә ашыру барышы белән танышты. Аерым алганда, ремонт-механика заводында зур колачлы модернизация төгәлләнеп килә. Әлеге объектның нигезе «Түбән Кама Нефтехим»ның беренче куәтләре эшли башлаганчы, 1963 елда ук салынган булган. Яңа җитештерүләрне башлап җибәрү шартларында, аны яңарту стратегик бурычка әверелгән. Проектка инвестицияләр күләме 10 миллиард сумнан артып киткән. Ул 2026 елның маеннан тулы көченә эшли башлаячак дип көтелә. Нәтиҗәдә аерым операцияләрне башкару тизлеге – 7–40 тапкыр, җитештерелә торган эшләнмәләр саны 2,5 тапкыр артачак дип тә фаразлана. Татарстан Рәисенә «Лемаевская» берләштерелгән оператор бүлмәсен һәм гексен җитештерү комплексын да күрсәттеләр.

Түбән Камада ритейл һәм җәмәгать туклануы өчен суыткыч җайланмалар җитештерә торган заводны да ачтылар. Биредә металл кисүдән алып әзер продукция чыгаруга кадәр тулы цикллы җитештерү җайга салынган. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, әлеге проект Россия базарын суыткыч җайланмалар белән тәэмин итүне, шулай ук бу өлкәдә чит илләргә булган бәйлелекне киметүне күздә тота. «Завод кыска вакыт эчендә төзелде һәм илебезнең технологик лидерлыгына һәм сәнәгать тотрыклылыгына зур өлеш кертте. Инвестицияләр күләме – 1 миллиард сумга якын. Заводның куәте – елына 50 мең эшләнмә, аны 100 меңгә җиткерү каралган», – диде Татарстан Рәисе ачылыш тантанасында.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре