Рөстәм Миңнеханов: «Без эшләп бетермәгән нәрсәләрнең иң мөһиме – укытучы абруе»

Татарстанда өч укытучының берсе 1,5 һәм аннан да күбрәк ставкада эшли. Быел булачак педагогларга максатчан юнәлеш буенча бирелгән 700 дән артык урынның 123 е генә файдаланылган. Республика мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә төп сүз кадрлар кытлыгы турында булды. Татарстан Рәисе катнашкан чарада медалистларның белемнәрен акламавы, ә укытучыларның абруен күтәрү өчен җитәрлек эшләмәвебез хакында да сөйләштеләр. Хаталарны ничек төзәтәчәкләр?

«МAX»ка күчү турында

Хәзерге вакытта укытучыларның башы каткан чагы. Яңа уку елында мәктәп чатлары «Сферум»нан MAX мессенджерына күчәргә җыена. Күпләре аның нәрсә икәнен дә аңлап бетерми. Татарстан мәктәп чатларын илкүләм MAX мессенджерына күчерүне сынау буенча алты төбәк арасына керде.

– Күчү яңа уку елыннан башлана. Мәгариф оешмаларын, мәктәп коллективларын яңа платформага күчерергә кирәк. Районнарның бу эшне үз контроленә алуын сорыйм, – диде Илсур Һадиуллин, яңалыкка ачыклык кертеп.

Әлеге яңалык мәктәпләрдән тыш, 2 меңнән артык бакча, 200 дән артык өстәмә белем бирү оешмасы, 13 вуз, 100 дән артык урта һөнәри оешмасына да кагыла.

Кытлык һәм мөмкинлекләр турында

Яңа уку елына мәктәп, бакчаларда 3,5 мең белгеч җитми. Шуларның 2 меңнән артыгы – укытучылар. Бигрәк тә математика, рус теле, башлангыч укытучыларына кытлык зур. Әлеге проблема аеруча Казан, Чаллы, Түбән Камага, Биектау, Лаеш, Әлмәт районнарына хас.

– Проблеманың бер өлеше педагогик вузларда белем алучы студентлар хисабына хәл ителә. Узган ел мәктәп, бакчаларда 630 студент эшләде. Укытучылар кытлыгы шулай ук өстәмә дәресләр биреп хәл ителә. Педагогларның өчтән бере 1,5 ставкада эшләсә, биш процент укытучының дәресләре 2 ставкага җитә, – диде Илсур Һадиуллин.

Җәлеп итү өчен чаралар да күреләчәк. Яшь педагоглар өчен өстәмә түләү 2,5 меңнән 10 мең сумга җитәчәк. Техникум, өстәмә белем бирү оешмаларындагы педагогик хезмәткәрләргә, бакчалардагы тәрбиячеләргә яңа грантлар булдырылачак. «Безнең яңа укытучы» грантында катнашучыларның санын да арттырмакчылар. Башка төрле чаралар да көтелә. Кыскасы, 1 миллиард сумнан артык ярдәм чаралары каралган. Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына кадрлар мәсьәләсен контрольгә алырга кушты. Башка төбәкләрдәге укытучыларны җәлеп итәргә, укытучыларга шартлар тудырырга, социаль ипотека программасы аша торак өчен квоталар бирергә кирәклеген ассызыклады.

– Могҗизалар юк, мәктәпләрдә укытучылар булмый икән, сыйфат та булмый. Һәр җирлекне аерым карыйбыз. Район башлыклары, уйлагыз, бу бит – сезнең эш. Өч ай дәвамында Илсур Гәрәевич әйткән ярдәмнән тыш, башка ярдәм чараларын әзерләгез. Без ярдәм итәрбез. Мәктәпләрдә бушлык булмасын өчен, без җитди алымнар булдырырга тиеш. Бу, барыннан да бигрәк, торак мәсьәләсе дип уйлыйм, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Туган тел турында

Министр яңа уку елыннан федераль стандартларга һәм программаларга үзгәрешләр кертеләчәген әйтте. Туган телләр исә «Туган тел (Россия халкы теле) һәм (яисә) Россия Федерациясе республикасы дәүләт теле», «Туган әдәбият (Россия халкы телендәге әдәбият)» укыту фәннәре кысасында өйрәнеләчәк. Илсур Һадиуллин милли мәктәпләрне тынычландырып, сәгатьләр саны үзгәрешсез кала, диде.

Татарстанның баш педагогы белдергәнчә, төп бурычларыбызның берсе – милли мәгариф системасын камилләштерү. Соңгы өч елда балаларның туган телдә белем һәм тәрбия алу күрсәткечләре тотрыклы булып кала. Министр татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен «Ана теле» онлайн мәктәбе кабат ачылганын, ресурсның хәзер Россия платформасында эшли башлаганын да искә төшерде.

Бүген федераль исемлеккә кертелгән татар теле һәм әдәбияты дәреслекләренең саны – 86. Яңартып эшләнгән тагын 36 укыту-методик комплект әлеге исемлектә урын алыр дип өметләнәләр.

Министр туган телдән имтихан тапшыручылар саны буенча «алдынгы өчлек»кә кергән Чаллы һәм Казан шәһәрләренә, Яшел Үзән районына рәхмәтен җиткерде.

Кытыршы белем турында

Соңгы елларда күтәрелә торган тагын бер тема – медалистлар. Медальгә дәгъва кылучыларның барысы да имтиханда югары балл җыя алмаган. 3318 укучы әлеге лаеклы бүләкне алса, 111 е белемен күрсәтә алмаган. Андый укучылар Тәтеш, Казанның Совет, Авиатөзелеш, Идел буе районнарында күбрәк. Дөрес, соңгы ике елда медален расламаган укучылар саны ике тапкырга диярлек кимегән. Шул ук вакытта медальгә дәгъва итүче 19 укучы БДИда ике фәннән дә белемен күрсәтә алмаган. Медаль алу өчен сынауны кимендә 60 баллга тапшырырга кирәк.

Министр моның киресен күрсәткән очракларны да атады. Казан мәктәпләренең берсендә өч укучының белеме гадел бәяләнмәгән. Югыйсә алар БДИны яхшы балларга тапшырган, шул ук вакытта яхшы аттестатсыз калганнар. Кыскасы, медаль алырга мөмкинлек бирмәгәннәр. Рөстәм Миңнеханов та медальгә дәгъва кылучыларның БДИны югары баллга тапшыра алмавын ишеткәч: «Мондый башбаштаклык булырга тиеш түгел. Барысы да гадел һәм дөрес булырга тиеш. Моңа юл куйган кешеләрнең барысы белән дә эшләргә кирәк, – диде.

Физика турында

Республикада барлык фәннәр буенча да уртача балл Россия күрсәткечләрен узып киткән. Аеруча химия, рус әдәбиятыннан үсеш күзәтелә. 272 укучы бер фәннән – 100, 13 е исә икешәр фәннән 100 балл җыйган.

Бөтенроссия олимпиадасы нәтиҗәләре буенча 265 укучы җиңүче һәм призер булган. Грантлар саны буенча Татарстан гадәттәгечә алдынгылар бишлегенә керә, белем сыйфаты буенча бары Мәскәүдән генә калыша. Шул ук вакытта кайбер фәннәр буенча олимпиададалардан җиңүчеләр саны кимегән. Ә менә физикадан нәтиҗәләр бөтенләй юк.

– Физика буенча дөнья дәрәҗәсендәге фәнни мәктәпләре һәм бу юнәлештә зур традицияләре булган республика өчен бер дә килешми торган хәл. Һәр районда физикадан олимпиадачылар әзерләүне шәхси контрольгә алуыгызны сорыйм. Югары уку йортларыбызга, КФУ һәм Казан илкүләм тикшеренүләр техник университетына (КАИ) бу мәсьәләдә әйди торган рольне үз өстегезгә алуны үтенәм, – диде Илсур Һадиуллин.

Сүз уңаеннан, август киңәшмәсе узган Иннополис университеты Татарстанга «Физмат – прорыв» проектын бүләк итте. Ул республика укучыларында төгәл фәннәргә кызыксыну уятуны күздә тота. Республика бюджетыннан 252,3 мең сум бүлеп бирелсә, киләсе елда 233 мең акча каралган.

Ялган субсидия турында

Татарстанда кайбер хосусый мәктәпләр субсидия алу өчен укучылар санын арттырган. Узган ел шуларның 45 е республика бюджетыннан субсидия алган. Әмма алар арасында күбрәк ярдәм алу өчен укучылар санын арттырып күрсәтүчеләр дә булган.

– Мондый очракларны прокуратура һәм Рәиснең коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе бергәләп ачыклады. Безнең министрлык бюджетка акчаны кире кайтаруны сорап судка дәгъва юллады. Хәзерге вакытта әлеге өлкәдә контрольне камилләштерү механизмнарын кертәбез, – диде Илсур Һадиуллин.

Мигрант балалары

Рөстәм Миңнеханов чит ил гражданнары, бигрәк тә бүген республика мәктәпләрендә белем алучы балалар мәсьәләләренә тукталды. Безнең мәктәпләрдә ел саен 3 меңнән артык чит ил укучысы белем ала. Ә андый студентлар 22 меңнән артык. Рәис рус телен начар белгән барлык балаларга, студентларга аны өйрәтү өчен шартлар булдырырга кушты. Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, миграция төбәкне хезмәт ресурслары белән тәэмин итә, алардан башка булмый. Татарстан Рәисе фикеренчә, мигрантларның күбесе – эшкә сәләтле, законнарны үтәп яши торган кешеләр. Республика башлыгы рус телен белмәгән мигрантларның балалары мәктәпләргә йөрергә тиеш түгел дигән фикер белән килешми.

– Ничек инде баланы мәктәпкә кертмәскә? Кайда булырга тиеш ул? Тел белмәгән өчен ул гаеплеме? Өйрәнер, теләсә кайсы бала 3–4 айда тел өйрәнә ала. Куркыныч нәрсә юк. Бу мәсьәлә буенча эш алып барырга кирәк, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Киңәшмә ахырында Татарстан Рәисе укытучыларның абруе турында да әйтте. «Без эшләп бетермәгән нәрсәләрнең иң мөһиме – укытучы абруе», – диде ул. Аның әйтүенчә, педагогка аерым хөрмәт, аерым мөнәсәбәт булырга тиеш.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Рөстәм Миңнеханов Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре