• Фото: rais.tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов: «Бюджет акчасын урлау очракларын ачыкларга һәм боларга чик куярга»

5 млрд 720 млн сум! Республика халкы кибермошенниклар аркасында былтыр әнә шулкадәр акчасыннан колак каккан! Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының йомгаклау утырышында киберҗинаятьләргә аеруча игътибар бирелергә тиешлеге ассызыкланды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та бу сүзләр белән килешә.

Республика буенча эчке эшләр министры Дамир Садретдинов хәзер халыкның кибермошенниклар белән ешрак очрашуларын, соңгы тиеннәрен биреп кенә калмыйча, бурычка батуларын да билгеләп үтте.

Әйтик, 2024 елда мәгълүмат технологияләре юнәлешендә 32 073, компьютердагы мәгълүматка хокуксыз ия булуга бәйле 8268 җинаять теркәлгән. Банк картасыннан акча урлауга бәйле 2445 эш тикшерелгән. Җинаять җаваплылыгына 1611 зат җәлеп ителгән. 138 кешене Россиянең башка төбәкләрендә тоткарлаганнар.

Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов та киберҗинаятьчелекнең хәзерге чорда аеруча актуаль булуын әйтте.

– Хәзерге заманның җитди проблемаларының берсе бу. Бу юнәлештәге җинаятьләр саны елдан-ел арта. Эчке эшләр министрлыгының финанс оешмалары, элемтә операторлары һәм махсус структуралар белән үзара хезмәттәшлеген камилләштерүе мөһим, – диде ул утырышта.

Ә башка җинаятьләр белән вазгыять нинди?

– Аңлы рәвештә үтерүләр һәм сәламәтлеккә авыр зыян салулар, талау, урлау, балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган җинаятьләр саны кимеде. Җәмәгать урыннарында, шул исәптән урамнарда да җинаятьчелек кимү динамикасы саклана, – диде Дамир Садретдинов.

2024 елда икътисадка кагылышлы 2118 җинаять теркәлгән. Татарстан Рәисе әйтүенчә, икътисадый иминлекне тәэмин итү һәм коррупциягә каршы көрәш аерым әһәмияткә ия. «Бюджет акчасын урлау очракларын ачыкларга һәм боларга чик куярга, «соры» схемаларны, финанс пирамидаларын булдырмаска», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Сүз уңаеннан, икътисадый җинаять эшләре тәмамлану вакытына матди зыянның гомуми суммасы 4,2 миллиард сумны тәшкил иткән. Бу акчаны тулысы белән диярлек кайтаруга ирешелгән.

Татарстанда җинаятьчелек

Наркоҗинаятьләр

5 меңнән артык очрак

Законсыз әйләнештән 246 кг наркотик алынган

1580 зат җаваплылыкка тартылган

5 нарколаборатория юк ителгән

Төркем белән кылынган 1393 наркоҗинаять тикшерелгән

Оешкан җинаятьчелек

Оешкан җинаятьчел төркемнәрнең 509 әгъзасы 977 җинаять кылган өчен җинаять җаваплылыгына тартылган.

278 җинаять оешкан җинаятьчел төркем тарафыннан кылынган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре