Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов бүген Мәскәүдә Россия технологик университетында булды

Рөстәм Миңнеханов бүген Мәскәүдә Россия технологик университетында (МИРЭА) булды. Югары уку йорты “Росатом”, “Ростех”, “Роскосмос”, “Ростелеком”, “Сбербанк”, 1С, Яндекс, ВК, Samsung өчен кадрлар әзерли. ВУЗ узган елдан КамАЗ белән хезмәттәшлек итә башлаган.

"Республика Рәисе белән бергә зур гына делегация килгән. Янәшәдә – Россия фән һәм югары белем бирү министрының яңа урынбасары Елена Грудинина. Сүз уңаеннан, якташыбыз, Бөгелмә кызы ул", –  дигән телеграм каналында Республика Рәисенең матбугат бүлеге җитәкчесе Лилия Галимова.

"Бер генә лекторның да очрашуга шуның кадәр күп студентны җыйганы булмагандыр әле, мөгаен. Рөстәм Миңнеханов Россия Технологик университеты студентлары белән аралаша.
“Студентларны Татарстанга килеп, фәнни һәм технологик мөмкинлекләребез белән танышырга чакырдым. Озакламый булачак нефть-газ-химия форумына чакырулар бар да инде”, - дигән ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре