Рөстәм Миңнеханов: Быел Татарстан кырларында лаеклы уңыш үстерелде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Telegram-каналында республика аграрийларын Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлады.

«Быел республика кырларында лаеклы уңыш үстерелде, шул исәптән 4,5 миллион тонна ашлык җыеп алынды. Бу -безнең аграрийларның югары осталыгы һәм хезмәт сөючәнлеге нәтиҗәсе», - дип искәртте Миңнеханов.

Төбәк җитәкчесе тармакның барлык хезмәткәрләренә тырыш хезмәтләре, Татарстанның һәм тулаем Россиянең азык-төлек иминлеген ныгытуга керткән өлешләре, шулай ук «илкүләм проектны уңышлы гамәлгә ашырулары» өчен рәхмәт белдерде (биредә «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проекты турында сүз бара).

«Сезгә нык сәламәтлек, иминлек һәм яңа казанышлар телим! Игенченең уңганлыгы, хезмәт яме һәм тырышлыгы кырларыннан күренә!» - дип сүзен төгәлләде Татарстан Рәисе.

/Татар-информ

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект СВО минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре