Чаллы шәһәр маршрутларын 44 яңа «Нефаз» автобусы тулыландырды. Аларның һәрберсе 100дән артык пассажирны сыйдыра. Яңа машиналарның уңайлылык һәм ышанычлылык дәрәҗәсе югары.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, җәмәгать транспорты гражданнарның уңайлы һәм имин йөрү шартларын тәэмин итүдә мөһим роль уйный. "Бездә Чаллыда пассажирлар йөртү буенча проблемалар булды. Бүген бу мәсьәлә планлы рәвештә хәл ителә. Без шәһәргә „КамАЗ" куәтләрендә җитештерелгән заманча автобусларның чираттагы партиясен тапшырабыз. Ил җитәкчелегенә зур рәхмәт. Шәһәр пассажир транспортын яңарту федераль программа кысаларында Дәүләт транспорт лизинг компаниясе белән берлектә гамәлгә ашырыла. Яңа автобуслар шәһәр халкына уңайлы һәм җайлы булыр дип ышанам", - диде ТР Рәисе.
Наил Мәһдиев хәбәр иткәнчә, быел Автошәһәр күп сыйдырышлы 90 яңа автобус алган. «Бу шәһәрнең 400 еллыгы алдыннан Чаллыга яхшы бүләк", - дип өстәде мэр.
"Без үзебезнең техника сынатмасын өчен барысын да эшләргә омтылабыз, автобусларда пассажирларга һәм йөртүчеләргә уңайлы булсын өчен. Шәһәр белән киләчәк хезмәттәшлеккә әзер», - диде Сергей Когогин.
Шәһәрдә 17 автобус һәм 11 трамвай маршруты эшли. Быелның 9 аенда пассажирлар агымы 16,7 млн кеше тәшкил иткән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез