Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Чаллыда яшәүче биш яшьлек малайның хыялын тормышка ашырды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллыда яшәүче биш яшьлек Егорның теләген үтәде. Бу турыда ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова телеграм-каналында хәбәр итте.

«Хыяллар тормышка ашуын дәвам итә! Чаллыдан «Теләкләр чыршысы»нда катнашучы биш яшьлек Егор Рөстәм Миңнехановтан балалар өчен уен кухнясы алды», - дип язган ул.

Фото: t.me/nail_magdeev

Республика Рәисе исеменнән әлеге бүләк һәм татлы күчтәнәчләрне малайга Чаллы мэры Наил Мәһдиев тапшырды.

Егор - мөмкинлекләре чикле бала, ул әлегә сөйләшә алмый, аның теләген әнисе язган булган.

«Без бергәләп чып-чын могҗизалар тудырабыз һәм балаларга Яңа ел тылсымы бәхетен бүләк итәбез», – диде Мәһдиев.

Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов быел берничә тапкыр «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясендә катнашты. Әлеге акция Яңа ел алдыннан уза һәм теләгән һәркемгә балачак хыялларын тормышка ашырыр мөмкинлек тудыра. 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре