Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллыда Ислам рухи-мәгариф үзәге төзелешендә булды. Бу хакта Рәиснең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Комплекс мәчет бинасыннан һәм мөхтәсибәтнең административ корпусыннан тора. Үзәк гөмбәзле мәчет 4 мең кешегә исәпләнгән.
Төзелеш 2017 елда башланды. Хәзер газ котельнясы монтажы төгәлләнгән, газүткәргече, электр һәм су кертелгән, эшләтеп җибәрү-төзәтү эшләре башланган. Төп бинада барлык тәрәзәләр һәм витражлар куелып беткән, фасадны бизәү эшләре бара.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез