Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Чечен Республикасының беренче Президенты Әхмәт-Хаҗи Кадыров каберендә булды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чечен Республикасының беренче Президенты, Россия Герое Әхмәт-Хаҗи Кадыров каберенә барып, аның рухына дога кылып, истәлеген хөрмәтләде.

Бүген Әхмәт-Хаҗи Кадыровка 75 яшь тулган булыр иде. Шул уңайдан Грозныйда тантаналы чаралар уза. Анда Татарстан делегациясе дә катнаша.

Традиция буенча, Рөстәм Миңнеханов Чечен Республикасына эш сәфәрен һәрвакыт Әхмәт-Хаҗи Кадыров каберен зиярәт итүдән башлый.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре