Рөстәм Миңнеханов Chery компаниясе башлыгы белән хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләште

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытайда Chery компаниясе идарәсе рәисе Инь Тунъюэ белән очрашу уздырды. Chery Automobile компаниясенә нигез салучыларның берсе ул.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытайда Chery компаниясе идарәсе рәисе Инь Тунъюэ белән очрашу уздырды. Chery Automobile компаниясенә нигез салучыларның берсе ул. Инь Тунъюэ 25 елдан артыграк вакыт дәвамында Кытайның иң эре һәм иң инновацион автомобиль җитештерүчеләренең берсе булган компанияне җитәкли, дип хәбәр иткән Рәиснең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
Chery компаниясе, фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләреннән алып, автомобильләрне серияләп җитештерүгә һәм дөнья күләмендә сатуга кадәр,  тулы җитештерү-технологик циклын тормышка ашырып килә. Компания эчке янулы двигательле транспорт чаралары, гибрид модельләр һәм яңа буын электромобильләр җитештерә.

Chery узган елгы эш нәтиҗәләре буенча дөньяда автомобиль җитештерүче иң зур 20 предприятие арасына кереп. Кытай брендлары арасында экспорт буенча алдынгылыкка чыккан. Шул ук вакытта компания Россия базарында иң күренекле чит ил җитештерүчеләреннән берсе булып тора.

Очрашуда компаниянең үсеш перспективалары буенча, шул исәптән Россия белән, аерым алганда, Татарстан Республикасы белән сәнәгать, технологик һәм фәнни хезмәттәшлек мөмкинлекләре буенча фикер алышканнар.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре