Артем Пискунов, Тинчурин театры актеры:
– Азык-төлеккә бәяләр артуын кеше әйтүеннән генә ишетеп беләм. Бик кыйммәтле кибетләргә йөрмибез, ахры. Тагын шунысы да бар: ризыкка акчаны чәчеп тотмыйбыз. Күп вакыт эштә ашап-эчәбез. Өйдә бик сирәк әзерлибез. Дөрес, Резидә бик тәмле пешерә. Мин дә кайчак ярдәм итәм. Авыл баласы булгач, күп әйберне әти-әни бирә. Үз гомеремә бер тапкыр гына ит сатып алдым. Әти белән әни итен дә алып куялар. Акча бирә башласаң, алмыйлар. Булышасыбыз килә, дип торалар. Әйбер кыйммәтләнгәнгә аптырыйсы юк, мин үземне белгәннән бирле бәя гел күтәрелә генә ул. Эшләгән кеше ашарлык кына акча таба, дип уйлыйм.
Газинур Сәфәров, җирлек башлыгы (Арча районының Яңа Кырлай авылы):
– Авыл кешесе бәяләр артканын бик сизмидер инде ул. Халыкның ите, сөте, бәрәңгесе, кишере, суганы үзендә. Шунлык белән тормыш итү җиңелрәк. Без үзебез кибеткә ипигә генә йөрибез. Көндәлеккә ашар өчен кош-корт тотабыз. Ә менә кышка итне сатып аласы була инде.
Римма Ибраһимова, Татарстанның халык артисты:
– Мин яшәгән йорт астында гына кибет бар. Кирәк-яракка шунда керәм. Әмма мин бәя артканын сизмәдем. Тагын шул ягы бар: азык-төлекне гел балаларым китерә. Елдан-ел тормыш үзгәрә, дөньялар төрләнеп тора. Бар нәрсәгә бәя артканда, азык-төлек кенә арзан калмас инде.
Минзилә Фәхретдинова, кафе хуҗасы (Кукмара):
– Бәяләр көннән-көн артып тора. Кафега азык-төлекне үзем ташыйм. Һәрнәрсәнең артуын тиененә кадәр беләм. Тавык итенең түш өлеше сыер ите бәясенә күтәрелде. Менә шуннан чыгып, уйлап карагыз инде. Яшелчәләр, җиләк-җимешләр дә кыйммәт. Кафе тоткач, бәйрәмнәр дә уздырабыз, туйлар, мәҗлесләр үтә. Бәя артты дип кенә, эшне ташлап булмый. Район җирендә клиентларны да биздерәсе килми. Үзебезгә минуска булса да эшлибез инде кайчак. Әйтик, бездә яшелчә тәлинкәсе 650 сум тора. Шуның борычын гына да 200 сумга алырга кирәк. Әле бит эшчеләргә дә түлисе бар. Тормыш җиңеләюгә таба бармый. Бензин бәяләрен генә карагыз әле. Иремнең ягулык салу станцияләре бар. Бәяләр күтәрелеп киткәч, үзебезгә авырлык китереп эшләдек. Әкренләп ул юнәлештә җайлана башлады инде. Бизнесның шул ягы бар: кайчак отасың, кайчак югалтасың.
Миләүшә Ибәтуллина, кибетче (Саба):
– Бәяләр арту бик нык сизелде. Авыл кешесенең башка акча керер җире юк. Пенсиядән пенсиягә яши. Безнең кибет бурычка бирми башлады. Шуңа күрә күп кеше башка кибеткә бара. Без юл өстендәрәк урнашкач, безгә юлаучылар керә. Хуҗабыз да аптырашта. Гап-гади бер кап печеньеларның сатып алу бәясе 10–20 сумга арткан. Тормыш рәхәт кебек тоелса да, җан асрау җиңел түгел. Хәзер пакет төбендәге 2 ризыкка 1 мең сумнан кимрәк түләмисең. Моннан 9 ай элек иремне җирләдем. Алдагы тормышым куркыта. Парлыларга яшәү җиңел дә ул, минем кебек ялгызлар ничек көн итәр, дим.
Ләйсән Хәбриева, 3 бала әнисе (Казан):
– Бәяләр артуны шундук сиздек. Азык-төлеккә генә түгел, бөтен әйбергә артты бит ул. Иң элек бернинди хәбәрсез элемтә операторлары бәя арттырып куйды. Аннары ризык кыйммәтләнде. Гаиләбез ишле булгач, көн саен кимендә 1500–2000 сумлык азык-төлек алына. Безгә берәү дә авылдан китереп бирми, әти-әниләр шәһәрдә үскән. Бераз арзанрак булсын дип, яшелчәләрне, итне авылда яшәүче ерак туганнардан алабыз. Кием-салым да арзан түгел. Бу арада бензин бәяләре бәйдән ычкынып тилмертте. Шөкер, ирем яхшы эштә эшли. Үзем дә тик тормыйм. Буш вакытларда кешегә заказга тортлар пешереп бирәм. Шунлыктан зарланырга урын калмый.
Әлфинә Мөхәммәтҗанова, пенсионер (Яшел Үзән):
– Пенсиям көчкә 15 мең булды быел. Ул акчаны кая гына җиткерергә кирәк инде? Әле ярый, кызым ташламый. Ике айга бер посылка салып тора. Акча да җибәреп тора. Шул балам аркасында рәхәт яшим. Азык-төлеккә килгәндә, кибеттән бернәрсә дә сатып алганым юк. Бөтен әйберем бар. Җәй көне бакчада күп итеп яшелчә, җиләк-җимеш үстердем. Төрле салатлар ясап куйдым. Тавык, казлар тотам. Шул ит белән кыш чыгам. Ипине дә үзем пешерергә өйрәндем. Ялгыз кешегә 1 буханка ипи бер атнага җитә. Әле күршеләремне дә чакырып кунак итәм. Пенсиям аз дип дәүләтне сүгеп утырып, тамак туймый.
Сүз уңаеннан, бүгенге көндә Татарстанда “Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез