Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, республика Дәүләт автоинспекциясе үсеше – җаваплылык, профессиональлек һәм бурычка тугрылык юлы ул. «Күп буын хезмәткәрләр республикабыз халкының иминлеген тәэмин итүгә, юлда тәртип булдыруга зур өлеш керттеләр», – диде ул һәм ветераннарга аерым рәхмәт әйтте.
Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта ДАИ алдынгы техник чараларны, югары һөнәри әзерлекле хезмәткәрләрне һәм куелган бурычларны берләштерә. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстанда уза торган федераль һәм халыкара дәрәҗәдәге зур чараларда Дәүләт автоинспекциясенең иминлекне тәэмин итүдәге өлеше аерым игътибарга лаек. «Сезнең юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау, үсеп килүче буынны тәрбияләү, юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары юнәлешен үстерү, машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләрнең хокукый культурасын булдыру буенча эшчәнлегегезне аерым билгеләп үтәсем килә», – диде ул һәм хезмәткәрләргә җаваплылык һәм тугрылык өчен рәхмәт белдерде.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез