Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов: «Динамочыларның уңышлары – спортка аерым игътибар бирү нәтиҗәсе»

Казанда Галиәсгар Камал исемендәге театр бинасында Татарстанның «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте оешуга 100 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды.

Рөстәм Миңнеханов: «Динамочыларның уңышлары – спортка аерым игътибар бирү нәтиҗәсе»

«Динамо»ның йөз еллык юбилее республиканың спорт тормышында гына түгел, иҗтимагый-сәяси тормышында да бик мөһим вакыйга булып тора. Бәйрәм тантанасына Татарстанның барлык җитәкчелеге – республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр Алексей Песошин, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, күпсанлы спорт өлкәсе вәкилләре, депутатлар, көч структуралары хезмәткәрләре җыелган иде.

 

Рөстәм Миңнеханов ТР «Динамо» җәмгыятен «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены белән бүләкләгәндә, «Динамо» җәмгыяте рәисе Әсгать Сәфәровның җитәкче вазыйфасындагы эшчәнлеген югары бәяләде. Рәис үзенең чыгышында динамочыларны Татарстанның спорт объектлары исемнәрендә мәңгеләштерергә тәкъдим итте.

 

«Озак еллар дәвамында Татарстанда физкультура-массакүләм хәрәкәт системалы рәвештә хуплана, балалар һәм яшүсмерләр спортын үстерү өчен шартлар тудырыла, инфраструктура яңартыла һәм үсә. Динамочыларның уңышлары – безнең республикада спортка аерым игътибар бирү нәтиҗәсе. Әлбәттә, безнең казанышлар РФ Президенты Владимир Путин һәм РФ Хөкүмәте, ил җитәкчелеге ярдәменнән башка мөмкин булмас иде», – диде Р.Миңнеханов.

 

Бәйрәмдә игътибар үзәгендә республика Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров булды. Аннан башка Татарстанның хәзерге «Динамо»сының уңышларын күз алдына китереп булмый. Ул 1998 елдан бирле ТР «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте рәисе булып тора.

 

Спорт министры Владимир Леонов та республиканың иң яхшы спорт җәмгыяте вәкилләренә карата котлау сүзләрен кызганмады. Аның сүзләренә караганда, «Динамо» спорт клубы республикада иң көчлесе.

 

– Хәзер Татарстан спортчыларына тизрәк халыкара аренага кайтуларын гына телим, моңа бөтен алшартлар да бар, – диде ул.

 

«Динамо» җәмгыяте вәкилләренең мактанырга хаклары да бар. Чөнки Олимпия Уеннарында гына да Татарстанның 74 динамочысы катнашып, 21 тапкыр алтын медаль яулаган. Мәсәлән, Токиода 2020 елда узган Олимпия Уеннарында Татарстанның динамочылары исәбендә 7 бүләк исәпләнә. Алтын медальне Россия җыелмасы составында рапирачылар турнирында Марта Мартьянова отты.

 

Россия җыелма командасы составында «Зенит-Казан» спорт клубының дүрт уенчысы: Максим Михайлов, Артем Вольвич, Валентин Голубев, Дмитрий Волков уеннарда көмеш медаль ияләре булдылар.

 

Бүгенге көндә «Динамо» канаты астында футбол, теннис, җиңел атлетика, фехтование, бокс, көрәш, джиу-джитсу, авыр атлетика, механик спорт (велосипед, мотоспорт һәм башкалар), ат спорты, аучылык һәм балыкчылык, шахмат-шашка, лапта, ату спорты, туплы хоккей секцияләре эшләп килә. Татарстан динамочылары арасыннан танылган спортчылар – Дьюла Вашш, Нина Савощенко, Айно Валимаа, Елена Масленникова, Николай Трубин, Мария Рыбалко һәм башкалар үсеп чыккан.

 

Бүген Казанның 8 командасы Татарстанның «Динамо» җәмгыятен ил чемпионатларында тәкъдим итә. Болар – «Динамо-Ак Барс» хатын-кызлар волейбол командасы, «Динамо-Ак Барс» чирәм хоккее буенча ир-егетләр командасы, «Ак Барс-Динамо» чирәм хоккее буенча хатын-кызлар командасы, «Ак Барс-Динамо» туплы хоккей буенча ир-егетләр командасы, кар һәм пляж волейболы буенча «Динамо-Татарстан» ир-егетләр һәм хатын-кызлар командалары. Динамочылар Россиянең иң көчле волейбол командасы «Зенит-Казан»ны да үзләренеке дип саный.

 

Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе, республиканың «Динамо» физик культура һәм спорт җәмгыяте рәисе Әсгать Сәфәров динамочыларны юбилей белән котлады.

«Спорт җәмгыятенең данлыклы традицияләренә нигез салган һәм аларны саклаган ветераннарга аерым зур рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Күренекле төрле буын спортчыларыбыз белән, иң югары дәрәҗәдәге ярышларда якташларыбызның искитмәле җиңүләре белән һәрвакыт горурланабыз. Намуслы, тырыш хезмәтегез һәм үз җәмгыятегезгә иксез-чиксез тугрылыгыгыз өчен һәркайсыгызга чын күңелдән рәхмәт! «Динамо»ның данлыклы елъязмасына бик матур сәхифәләр өстәүне дәвам итүчеләргә һәм безгә җиңүләр яуларга ярдәм итүчеләргә дә зур рәхмәтләребезне ирештерәбез.

«Динамо» спортчылары гаять зур дәрәҗәдә спорт осталыгын күрсәтеп килә. Татарстанның – Россиядә иң спорт сөючән төбәк буларак, Казанның – илебезнең спорт башкаласы буларак хаклы рәвештә танылуында «Динамо» җәмгыяте өлеше гаять зур.

Татарстан «Динамо»сы – чемпионнар җәмгыяте генә түгел, илебезнең спорттагы традицияләрен кадерләп саклый, яшьләрне рухи-әхлакый һәм ватанпәрвәрлек рухында тәрбияли торган оешма да.

100 еллык юбилеебыз – спортчылар, тренерлар, спорт ветераннары, бөтен «Динамо» хәрәкәте өчен генә түгел, илебезнең югары казанышлар спорты һәм массакүләм физик культура хәрәкәте өчен дә зур һәм мөһим вакыйга. Динамочыларның бүгенге буыны традицияләрне кадерләп саклап һәм үстереп, намуслы көрәштә бик зур әзерлек, ныклык күрсәтеп, яшьләрне спортка, сәламәт тормыш рәвешенә илһамландырып, спорт мәйданчыкларында лаеклы төстә җиңүләрен дәвам итә».

Гөлнар Галимова

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре