Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов алда торучы бәйрәмнәр вакытында халыкның иминлеген тәэмин итәргә кушты.
“4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтәчәкбез. Аерым бер мәгънәгә ия булган бәйрәм бу. Борынгы бабаларыбызның туган җиребезне дошманнан азат итү өчен бер йодрыкка берләшүенә дүрт гасырдан күбрәк вакыт узган. Чыгышы, дине, җәмгыятьтә тоткан урыны ягыннан төрлечә булсалар да, аларның барысын да Ватанга мәхәббәт берләштергән. Дошман җәмгыятебезне таркату, милли һәм дини җирлектә халыклар арасында тынгысызлык тудыру омтылышлары ясаган бер мәлдә бердәм булу аеруча мөһим”, – дип билгеләп үткән Татарстан Рәисе.
Ул Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан 4 ноябрьдә Казанда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында республика дәрәҗәсендәге тантаналы чара үткәреләчәген искәрткән. Бәйрәм чаралары республиканың барлык шәһәр-районнарында да уздырылачак.
Православие динен тотучылар дүшәмбе көнне иң кадерле бәйрәмнәренең берсе – Казан Изге Мәрьям ана иконасы бәйрәмен билгеләп үтә. Рөстәм Миңнеханов Татарстанда яшәүчеләрне шушы бәйрәм белән котлаган. Аның әйтүенчә, барлык чараларны югары дәрәҗәдә оештырып, җәмәгать тәртибен һәм иминлекне саклау буенча көчәйтелгән чаралар күрергә кирәк.
Шулай ук киләсе атнада – 6 ноябрьдә Татарстан Республикасы Конституциясе көне бәйрәм ителә. “Төп закон катлаулы чорда, җәмгыятьтәге киң колачлы үзгәрешләр чорында кабул ителде. Ул бүген дә төп документыбыз булып тора, кешеләребезнең хокукларын һәм ирекләрен гарантияли, халыкларыбызның тарихи, милли, рухи традицияләрен, мәдәниятләре һәм телләрен саклауны, республиканың уңышлы социаль-икътисадый үсешен тәэмин итә. Конституцион нормалар һәм нигезләмәләрне үтәп, илнең һәм туган республикабызның бердәмлеген ныгытуга юнәлдерелгән яңаны булдыру юлыннан бергәләшеп баруыбызны дәвам иттерәчәгебезгә иманым камил. Барыгызны да якынлашып килүче Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм!” – дип билгеләп үткән Рөстәм Миңнеханов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез