Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Джошкуноз» (Төркия) компанияләр төркеме президенты Әхмәт Аджай белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Төркия – Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларының берсе. Уртак проектларның күбесе «Алабуга» МИЗда гамәлгә ашырыла. Әйтик, 2014 елда «Джошкуноз» компаниясе монда автомобильләрнең кузов детальләрен җитештерү буенча зур завод ачкан иде. 2018 елның маенда «Джошкуноз Алабуга» ҖЧҖ «ММК» ААҖ белән берлектә автомобиль сәнәгате өчен корыч әзерләү җитештерүен эшләтеп җибәрде.
Әңгәмә барышында очрашуда катнашучылар хезмәттәшлекне киләчәктә үстерү мәсьәләләре, яңа уртак проектлар перспективалары турында фикер алыштылар.
«Джошкуноз» компаниясенә 1950 елда Бурса шәһәрендә нигез салынган. Бүгенге көндә Төркиянең иң зур машина төзелеше һәм автомобиль төзелеше холдингы санала.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез