Татарстан Рәисе Указы белән Фәнил Әһлиуллин Татарстан Хөкүмәте вице-премьеры вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнде. Закон буенча аның кандидатурасы Татарстан Дәүләт Советында килештерелергә тиеш.
Юридик белеме һәм эчке эшләр органнарында эшләү тәҗрибәсе булган Фәнил Әһлиуллин Луганск халык республикасында Татарстан шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное калаларын төзекләндерү мәсьәләләре өчен җаваплы булачак. Фәнил Әһлиуллин әлегә кадәр Татарстанның җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры булып эшләде.
Билгеле булганча, моңа кадәр Луганск халык республикасында эшләгән Евгений Варакин бу атнада Югары Ослан районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез