Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов: «Фәнни бергәлеккә әле бик күп катлаулы бурычларны хәл итәргә кирәк булачак»

Узган елда Татарстанда фәнни тикшеренүләр, эшләнмәләргә эчке чыгымнар күләме ике тапкырга диярлек арткан. Республиканың яңа тарихында фәнни-тикшеренү хезмәткәрләре саны иң зур күрсәткеч – 16,6 мең кешегә җиткән.

Рөстәм Миңнеханов: «Фәнни бергәлеккә әле бик күп катлаулы бурычларны хәл итәргә кирәк булачак»
rais.tatarstan.ru

Татарстан ил төбәкләренең фәнни-технологик үсеше илкүләм рейтингында өченче урында тора. Бу саннарны Татарстан Рәисе “Фәнни алгарыш” бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасында китерде. Иң-иң дип табылган галимнәр исә лаеклы бүләген  алды.

Казанның Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта галимнәр җыелды бүген. Республиканың төрле өлкәләрендә хезмәт итеп, фәнгә үз өлешен керткән гыйлем ияләре үз әҗерен алды. Конкурс тугыз номинация буенча узган. Алар – «Фәндә цифрлаштыру», «Мәгърифәтче галим», «Фәнгә тугрылык өчен», «Иң яхшы фәнни хезмәткәр», «Перспектива», «Фән – балаларга» һәм башка юнәлешләре.

Рөстәм Миңнеханов галимнәрне  узган Фән көне белән котлап,  республикада фәнгә мөнәсәббәт турында сөйләде. Рәис белдергәнчә, федераль ярдәм чаралары белән беррәттән, республикада фәнгә кызыксындыру эше дәвам иттерелә. Алар арасында «Фәнни алгарыш» премиясе, алдынгы инженерлык мәктәпләрен төзү проекты, фән һәм технологияләр фонды тарафыннан үткәрелә торган конкурс, постдокларга грантлар, "Лаборатория мөдирләре мәктәбе" һәм "Проректорлар мәктәбе" сынау мәгариф проектлары, шулай ук яшь галимнәрнең торак шартларын яхшырту программасы бар.

– Мондый тәҗрибәләр илнең дәүләт фәнни-техник сәясәтенең нәтиҗәлелеген арттырырга ярдәм итә һәм башка төбәкләрдә дә сынап карарга тәкъдим ителергә мөмкин,  – диде   Рөстәм Миңнеханов.

Рәис республиканың фәнни-мәгариф оешмаларының технологик лидерлык илкүләм проектларын тормышка ашыруга актив кушылуын билгеләп үтте. Алар арасында – "Җитештерү һәм автоматлаштыру чаралары", "Яңа материаллар һәм химия", "Очучысыз авиация системалары" һәм илебез икътисады өчен мөһим булган башка фәнни-техник юнәлешләр. Рөстәм Миңнеханов әлеге юнәлештә эшне даими дәвам итәргә, Татарстанны технологик лидерлыкның барлык илкүләм проектларында да лаеклы рәвештә күрсәтергә өндәде.

 – Республикада эре бизнес ярдәмендә дөнья дәрәҗәсендәге университет кампусларын төзү һәм яңарту буенча эш дәвам итә. Без Казанда СИБУРның баш корпоратив фәнни-техник үзәге ачылуын көтәбез, – диде республика Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, фәнни бергәлеккә әле күп кенә катлаулы бурычларны хәл итәргә кирәк булачак. Моның өчен  барлык шартлар да бар. “Республикада игълан ителгән Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елында без моңа кадәрге казанышларны  арттырып, республиканы актив фәнни-технологик үсеш траекториясенә күчерүне төгәлләргә бурычлы,  – диде ул.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре