Бу хакта Республика Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов илчеләргә Татарстанга визитлары өчен рәхмәт белдерде: "Сезнең барыгыз өчен дә бу безнең республикага беренче визит түгел. Әмма Татарстан бер урында тормый -без динамик үсәбез. Ышанам ки, һәр килүегез сезгә яңа тәэсирләр һәм ачышлар китерәдер".
Ул билгеләп үткәнчә, гарәп дәүләтләре - Татарстанның күптәнге партнерлары. Товар әйләнеше үсә, хәләл һәм ислам финанслары, фән, мәгариф, мәдәният һәм туризм өлкәсендә хезмәттәшлек ныгый. Уртак проектлар гамәлгә ашырыла. Әйтик, Дохада (Катар) Татарстанда эшләнгән IT-проектларны һәм цифрлы хәл ителешләрне алга җибәрү, локальләштерү һәм күбәйтү өчен махсуслаштырылган IT-хаб булдырылган. Берләшкән Гарәп Әмирлекләре партнерлары белән агросәнәгать комплексында, IT һәм логистикада хезмәттәшлек үсә. Татарстан вәкиллекләре Дубайда һәм Оманда эшли.
Татарстан Рәисе ассызыклаганча, халыкара хезмәттәшлек - илләр һәм төбәкләрнең тотрыклы үсешендә һәм чәчәк атуында төп факторларның берсе. Россия һәрвакыт исәпле, конструктив тышкы сәяси курс үткәрә, ул илкүләм мәнфәгатьләрне дә, дөньякүләм үсешнең объектив тенденцияләрен дә исәпкә ала.
"Барлык кыенлыкларга да карамастан, безнең ил хезмәттәшлек белән кызыксынган барлык партнерлар белән ачык һәм үзара файдалы мөнәсәбәтләрне сакларга, икътисадта, гуманитар өлкәдә элемтәләрне тирәнәйтергә, кискен чакыруларга һәм гомуми янауларга каршы торырга ниятли. Кызганычка каршы, Якын Көнчыгыш төбәге быел катлаулы чор кичерә. Россия Федерациясе эзлекле рәвештә конфликтларны дипломатик җайга салу ягында һәм кеше корбаннарына һәм инфраструктураны җимерүгә китерә торган теләсә нинди көчләү күренешләрен гаепли. Сынаулар көннәрендә безнең республика тиешле ярдәм күрсәтергә әзер", - диде республика Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан - Россиянең терәк төбәге, анда алдынгы технологияләр, куәтле сәнәгать базасы, халыкара партнерлыкка ачыклык һәм дөньядагы иң яхшы тәҗрибәләргә өйрәнергә әзерлек берләштерелә. "Безнең максат - экспортны киңәйтү, Татарстан брендларының позицияләрен ныгыту һәм республикага инвестицияләр җәлеп итү. Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Мәскәү белән бергә Россия субъектларының инвестицион климаты торышы илкүләм рейтингында беренче урында тора», - диде Татарстан Рәисе.
Ул республикада куәтле инвестицион һәм инновацион инфраструктура булдырылуына игътибарны юнәлтте. Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе юнәлеше алга киткән. Автомобильләр, самолетлар, вертолетлар, суднолар, машина төзелеше һәм башка продукция җитештерелә. Татарстан үзен төп авыл хуҗалыгы продукциясе белән тулысынча тәэмин итә, хәләл индустрияне актив үстерә, шул исәптән үз товарларын экспортлый.
"Без ислам дөньясы илләре белән сәүдә-икътисадый, инвестицион, фәнни-мәгариф, мәдәни, шулай ук спорт һәм туризм өлкәләрендәге элемтәләрне үстерүгә аерым игътибар бирәбез. Ил җитәкчелеге кушуы буенча Мин "Россия - Ислам дөньясы" стратегик караш төркемен җитәклим. Безнең республика - Россиядә ислам банкингы һәм финанслау принципларын кертү буенча сынау төбәге. Узган елдан Татарстанда АЙОФИ вәкиллеге эшли. Шулай ук сезнең ярдәмегез нәтиҗәсендә быел Казан ислам дөньясының мәдәни башкаласы титулын йөртә», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Ул хәбәр иткәнчә, узган елда Татарстанның тышкы сәүдә әйләнеше якынча 14,5 млрд доллар тәшкил иткән. Шул ук вакытта Ислам хезмәттәшлеге оешмасына кергән илләр өлеше республиканың тышкы сәүдәсендә 50%тан артып киткән. Узган ел нәтиҗәләре буенча бу күрсәткеч 7,4 млрд долларга җиткән.
Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, республикада ел саен зур чаралар уза. Алар арасында «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы - ислам илләре белән эшләү өчен илдә төп федераль мәйданчык. Моннан тыш, 2024 елда Татарстан башкаласы БРИКС саммитын кабул итте, ә быел - Россия - АСЕАН саммитын.
Казанда чит илләр дәүләтләренең 10 генераль консуллыгы эшли. «Әгәр сезнең ил хөкүмәтләренең Россиядә дипломатик вәкиллекләрне киңәйтү буенча ниятләре бар икән, Сезгә үз генконсуллыкларыгызны Казанда урнаштыру мөмкинлеген карарга тәкъдим итәм», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Гарәп дәүләтләренең Россиядәге илчеләре Татарстан җитәкчелегенә җылы кабул итүләре һәм кунакчыллыклары өчен рәхмәт әйттеләр. Әңгәмә барышында алар сәнәгать, авыл хуҗалыгы, энергетика, мәдәният, туризм, фән һәм мәгариф өлкәләрендә хезмәттәшлекне алга таба үстерү белән кызыксынуларын белдерделәр.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез