Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов XIV Петербург халыкара газ форумы кысаларында «Газ базары 2025-2035» пленар утырышында катнашты. Бу хакта республика Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чарада дөньякүләм табигый газ базары үсеше трендлары, шулай ук геосәяси һәм икътисади тотрыксызлык шартларында халыкара хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләштеләр. Форумда катнашучылар алдында «Газпром» оешмасының Идарә Рәисе Алексей Миллер, Россиянең энергетик министры Сергей Цивилёв һәм башка спикерлар чыгыш ясады.
«Газпром» – Татарстанның аеруча әһәмиятле партнеры. Аның белән республика машина төзелешендә, нефть химиясендә, геофизикада һәм мәгарифтә уртак проектлар тормышка ашыра. Соңгы өч елда Татарстан предприятиеләренең юл картасы буенча китерелгән продукция һәм хезмәт күрсәтүләр күләме 42 миллиард сумнан артып китте, ә эшкә җәлеп ителгән компанияләр саны 250гә җитте.
Татарстан газ куллану буенча Россиядә алдынгы позицияләр били, узган елда рекордлы 19 миллиард кубометр булды. Президент йөкләмәсе буенча тормышка ашырыла торган догазификация программасы буенча, 37,6 мең килешү төзелгән, аларның 95 проценты үтәлгән инде. Моннан тыш, газ челтәрләре 17 медицина һәм белем бирү оешмаларына тоташтырылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез