Рөстәм Миңнеханов губернаторлар рейтингында икенче урынга чыккан

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов май-июнь ае өчен төзелгән губернаторлар рейтингында икенче урынга чыккан. Бу хакта “Татар-информ” “Рейтинг” мәгълүмати коммуникацияләр үзәге хәбәренә таянып яза.

Республика җитәкчесе Мәскәү мэры Сергей Собяниннан гына калышкан. Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор – өченче. Якутия башлыгы Айсен Николаев, Ленинград өлкәсе губернаторы Александр Дрозденко исә бишенче һәм алтынчы урынны алган.
Татарстан Мәдәният министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы, Татарстанда Ветераннар эшләре комитеты рәисе Михаил Надеждин әйтүенчә, Рөстәм Миңнехановның рейтингта дәрәҗәле урынны алуы халыкара делегацияләр кабул итүенә, Татарстан исеменнән генә түгел, Россия исеменнән дә Көнчыгыш һәм Азия илләре вәкилләре белән аралашуы, сөйләшүләр алып баруына бәйле.

Әмма, аның фикеренчә, төбәктә, әйтик, кешеләрне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү буенча координация советына, мигрантларга бәйле кайбер проблемалар да юк түгел. Эксперт, Сабантуйдан тыш, ватанпәрвәрлек рухындагы зур милли бәйрәмнәр булдырырга кирәклеген әйткән.
“Районнарның хакимият башлыкларын кулга алуны республикада нәрсәләрнедер үзгәртү билгесе буларак карарга мөмкин. Вакыт күрсәтер. Әлегә Рәиснең халыкара эшләрдәге уңышларын билгеләп үтәсем килә”, – дип йомгак ясаган ул сүзенә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре