Рөстәм Миңнеханов һәм Россия вице-премьеры Виталий Савельевның эшлекле очрашуы узды

ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виталий Савельевның эшлекле очрашуы узды.

Очрашу барышында республиканың транспорт комплексын үстерү һәм инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

"Татарстанда транспорт комплексын үстерү буенча эзлекле һәм системалы эш алып барыла. 2024 елда республиканың барлык аэропортларында хезмәт күрсәтелгән пассажирларның гомуми күләме 6 миллионнан артык кеше тәшкил итте. Бүген без "Казан" халыкара аэропортының яңа терминалы проекты белән таныштык. Шулай ук Горький исемендәге Зеленодольск заводында чыгарыла торган "Метеор 2020" тизйөрешле судносын карадык. Татарстан предприятиеләре транспорт мегапроектларын гамәлгә ашыруда катнаша. Мәскәү - Санкт-Петербург тизйөрешле магистрален төзү өчен "Нацпроектстрой" Камаздан 400 берәмлектән артык махсус техника сатып алырга планлаштыра. Ышанам ки, Сезнең җитәкчелектә Татарстан Республикасы төбәкнең һәр кешесе мәнфәгатьләрендә социаль-икътисадый үсешне дәвам итәчәк", - диде Россия вице-премьеры.

Рөстәм Миңнеханов Россия Президентына һәм ил Хөкүмәтенә Татарстан инициативаларын хуплаулары өчен рәхмәт белдерде. "Транспорт инфраструктурасын үстермичә икътисадның бернинди перспективасы юк. Безнең илдә мегапроектлар гамәлгә ашырыла һәм аларның бер өлеше Татарстан Республикасына кагыла. Мәсәлән, яңа М-12 трассасы - бу югары имин һәм сыйфат дәрәҗәсе. Безнең республика өчен авиация элемтәсе зур әһәмияткә ия. Узган ел Казан аэропортында перрон киңәйтелгән иде. Бүген яңа терминал проектын тәкъдир иттеләр. Шулай ук Татарстан су ресурсларына бай, шуңа күрә елгаларда суднолар йөрешен үстерү мөһим. Авиация сәнәгатендә, тимер юл өлкәсендә проектлар тормышка ашырыла. Без республика территориясендә ил җитәкчелеге куйган барлык бурычлар да лаеклы рәвештә гамәлгә ашырылачагына ышандырабыз", - дип ассызыклады Татарстан Рәисе.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Виталий Савельевка күпьеллык нәтиҗәле хезмәттәшлеге һәм Татарстан Республикасының социаль-икътисадый потенциалын ныгытуга керткән зур өлеше өчен «Дуслык» орденын тапшырды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов Миннеханов

Көн хәбәре