Рөстәм Миңнеханов, һава торышы бозылу сәбәпле, Татарстанда яшәүчеләргә мөрәҗәгать итте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстанда яшәүчеләрне, салкынайту сәбәпле, саграк булырга чакырды.

“Якындагы көннәрдә республикада һава шартларының кинәт начараюы көтелә. Татарстанның күп кенә районнарында яңгыр һәм юеш кар явачак. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы төшәчәк. Беренче чиратта рульдә утыручыларга юлларда саграк булуны, килеп туган хәлләрне исәпкә алуны сорыйм!” – дип язган Рәис үзенең телеграм-каналында.

Исегезгә төшерәбез: Гидрометеоүзәк фаразына караганда, чәршәмбе – 16 октябрьдә Татарстанның көнбатыш районнарында яңгыр, урыны белән юеш кар көтелә. Республиканың көнчыгыш районнарында төнге сәгатьләрдә һава температурасы -8 градуска кадәр төшәчәк, ә көнбатыш районнарда +1...+3 градустан артмаячак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре