Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзән районында эш сәфәрендә булды. Ул Әйшә авылында газүткәргечне эшләтеп җибәргән. Бу хакта республика җитәкчесе үзенең Телеграм-каналында яза.
«Газчыларга рәхмәт! Алар ярдәмендә 100 участокка бушлай газ уздырдылар», - дип язган ул.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук хәбәр иткәнчә, бүген Зөя мультимодаль логистика үзәге территориясендә яңа газүткәргеч салуга старт бирелде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез