Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов балигъ булмаганнар һәм яшьләр арасында җинаятьләрне һәм хокук бозуларны профилактикалау буенча эшне көчәйтергә кушты.
Бу атнада республикада яшьләр арасында берничә очрак теркәлгән. 22 гыйнварда Түбән Кама шәһәренең 37 нче мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы коточкыч җинаять кылган - мәктәп хезмәткәренә пычак белән һөҗүм иткән. Бер көн алдан - 21 гыйнварда - Питрәч районы Көек авылының «Алгоритм» лицеенда 7 нче сыйныф укучысы үзенең сыйныфташларына карата хокуксыз гамәлләр (агуларга омтылыш) кылган.
"Мондый хәлләрнең кабатлануына юл куймау максатыннан барлык җаваплы затларга балигъ булмаганнар һәм яшьләр арасында җинаятьләрне һәм хокук бозуларны профилактикалау буенча эшне көчәйтергә кирәк. Шәһәр һәм район башлыкларына балигъ булмаганнар эшләре буенча муниципаль комиссия рәисләре сыйфатында яшьләр арасында хокук бозуларны профилактикалау мәсьәләләрен атна саен карарга кирәк", - дип ассызыклады республика Рәисе.
Ул вице-премьер Ләйлә Фазлыевага һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Илсур Һадиуллинга Балигъ булмаганнар эшләре буенча республика комиссиясенең планнан тыш утырышын, барлык төр мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре белән киңәшмә, җинаятьләрне һәм хокук бозуларны профилактикалау буенча советлар уздырырга кушты.
"Җинаятьләр һәм хокукка каршы гамәлләр кылган өчен җаваплылык чаралары буенча аңлату эшен укучылар һәм аларның ата-аналары белән оештырырга кирәк. Моннан тыш, социаль өлкәдәге барлык учреждениеләрдә дә кабул итү режимын көчәйтүне контрольдә тотарга кирәк. Куәт структуралары хезмәткәрләрен бу эштә ярдәм итүләрен сорыйм", - диде ТР Рәисе.
Ул Түбән Кама мәктәбе хезмәткәре пычак белән һөҗүм итүчегә каршылык күрсәтмәсә, нәтиҗәләре күпкә күңелсезрәк булырга мөмкин, дип ассызыклады. "Аллаһка шөкер, балалар зыян күрмәгән", - диде Рөстәм Миңнеханов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез