Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Ибраһим Йосыф Рамел белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Intrapharma Директорлар советы рәисе, SAAED for Traffic Systems (БГӘ) генераль директоры Ибраһим Йосыф Рамел белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә узды. SAAED for Traffic Systems - юл хәрәкәтенә идарә итү һәм юлларда иминлекне тәэмин итү өлкәсендәге проектларда махсуслашкан БГӘ сервис операторы.

Intrapharma - Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә нигезләнгән фармацевтика һәм медицина төркеме.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан Әмирлекләр партнерлары белән эшлекле элемтәләрне үстерергә тели. Моның өчен барлык шартлар да бар. Дубайда Татарстан вәкиллеге эшли, Казан белән БГӘ шәһәрләре арасында даими һава элемтәсе гамәлгә ашырыла. 

Әңгәмә барышында яклар сәламәтлек саклау һәм юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү перспективалары турында фикер алыштылар.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре