Газетага язылу

Рөстәм Миңнеханов Илдус Мостюков турында: "Республиканың лаеклы улларыннан берсе китте""

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов күренекле Совет галиме һәм җәмәгать эшлеклесе Илдус Мостюков вафат булу сәбәпле кайгы уртаклашты.

«Бүген республикабызның иң лаеклы улларының берсе – РСФСРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе, Советлар Союзы Кораллы көчләре өчен «үзеңнеке-читнеке» радиолокацион танып белү бердәм дәүләт гомуми гаскәри системасын булдыручыларның берсе Мостюков Илдус Шәйхелислам улы арабыздан китеп барды», — дип язган ул үзенең Телеграм-каналында.

Татарстан Рәисе галимнең зиһенле булуын, гаҗәеп тырышлыгын һәм намуслылыгын билгеләп үткән.

Рөстәм Миңнеханов мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашкан. «Якыннарының кайгысын ихлас күңелдән уртаклашам. Авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәт түрендә булсын!», - дип язган Рөстәм Миңнеханов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре