Рөстәм Миңнеханов илкүләм проектлар турында: “Акчаны ел дәвамында тигез тотарга кирәк”

Быел Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 42,9 миллиард сум күздә тотылган. Шуның 23,4 миллиарды – федераль казнадан. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә шул хакта белдерде.

“Илкүләм проектлар кысасында акчаны үзләштерүгә аерым тукталып үтәсем килә. Әлегә ул 36,5 процент тәшкил итә. Ел дәвамында акчаны, аеруча федераль казнадан җибәрелгәнен, тигез тотарга кирәк”, – дип басым ясап әйтте Рөстәм Миңнеханов.
Аның сүзләренә караганда, Татарстанда илкүләм проектлар буенча 456 объект төзеләчәк һәм төзекләндереләчәк. Рәис басым ясап әйткәнчә, федераль үзәк белән килешүдә каралган барлык күрсәткечләргә ирешелергә тиеш. Монан тыш республикага өстәмә рәвештә күпме акча алып булуын белеп-күзәтеп торырга кирәк.
Исегезгә төшерәбез: Россиядә яңа илкүләм проектлар тормышка ашырыла башлады. Алар асылда барлык өлкәләргә кагыла. Быел Татарстанда шуның 12се: “Гаилә”, “Яшьләр һәм балалар”, “Озын һәм актив тормыш”, “Тормыш өчен инфраструктура”, “Экологик иминлек”, “Кадрлар”, “Нәтиҗәле һәм көндәшлеккә сәләтле икътисад”, “Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү”, “Туризм һәм кунакчыллык”, “Халыкара кооперация һәм экспорт”, “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтне цифрлы үстерү-үзгәртү” һәм “Пилотсыз авиация системалары” гамәлгә ашырылачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре