Рөстәм Миңнеханов Ингушетия башлыгы Мәхмүд-Али-Калиматов белән очрашты

“Безнең төбәкләр арасында бик җылы мөнәсәбәтләр урнашкан. Татарстанның кайбер зур предприятиеләре Ингушетия белән хезмәттәшлек итә. Тулаем алганда, ике төбәк арасындагы элемтәләрне ныгыту һәм товар җибәрүне арттыру өчен зур мөмкинлекләр күрәм. Энергетика, машина төзү, газ-мотор техникасы белән тәэмин итү, агросәнәгать комплексы, ИТ өлкәләрдә”, – дип билгеләп үткән Рөстәм Миңнеханов.

Республика Рәисе, Россиянең сәнәгать ягыннан иң алга киткән төбәкләрнең берсе буларак, Татарстанның икътисадый мөмкинлекләре турында кыскача гына сөйләп үткән. Ингушетия башлыгы, үз чиратында, төбәкнең тәҗрибә алышырга ниятләнгән тармакларны билгеләвен әйткән.
“Сезнең инвестицияләр җәлеп итү, территорияләр белән идарә итү, цифрлаштыру буенча тәҗрибәгез – үзебез өчен билгеләгән юнәлешләрнең берсе генә”, – дип басым ясап әйткән Мәхмүд-Али-Калиматов

Рөстәм Миңнеханов эш төркеме булдырылуын әйткән. Аңа Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгат Сәфәров җитәкчелек итәчәк. Ә инде хезмәттәшлек өчен юнәлешләрне тәфсилләп эшләү максатында юл картасы булдырылачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре