Рөстәм Миңнеханов Инновацияле төбәкләр ассоциациясе очрашуында катнашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Инновацияле төбәкләр ассоциациясенең төбәк башлыклары очрашуында катнашты.

Санкт-Петербургта Россия Президенты Администрациясе җитәкчесе урынбасары Максим Орешкин рәислегендә узган киңәшмәдә катнашучылар Россия төбәкләренең инновация мөмкинлекләре турында фикер алышты.

Киңәшмәне ачып, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 2010 елда оештырылган ассоциация үзен алдынгы тәҗрибә уртаклашу, иң яхшы практикаларны масштаблаштыру өчен нәтиҗәле мәйданчык итеп күрсәтте. Бүгенге көндә оешмага 18 төбәк керә, аларга тулаем эчке продуктның дүрттән бер өлеше һәм барлык инновацияле продукциянең өчтән бер өлешеннән артыгы туры килә.
«Февральдә ил Президенты Владимир Путин фәнни-технологик үсешнең яңартылган стратегиясен раслады. Ул фәнни-технологик үсешкә идарә итүдә төбәкләрнең ролен көчәйтүне күздә тота», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Ул ассызыклаганча, бу уңайдан бүгенге көндә төбәкләрдә эшләнгән барлык иң яхшы практикаларны җыю мөһим. Исегезгә төшерәбез, 2012 елдан Рөстәм Миңнеханов Россия Инновацияле төбәкләр ассоциациясе Советы рәисе булып тора.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре