Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында социаль-икътисадый тотрыклылыкны тәэмин итү буенча Оператив штабның һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының тулы вәкиллекле уртак утырышында катнаша.
Чара Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм университеты мәйданчыгында (Казан) уза.
Утырышта Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин катнаша.
Чара башланганчы Татарстан Рәисе һәм башка кунаклар тулы вәкиллекле утырыш кысаларында оештырылган махсуслаштырылган күргәзмәне карадылар.
Узган елдагы кебек үк, экспозициянең шактый өлеше махсус хәрби операциягә багышланган. Стендларның берсендә МХО ветераны ачкан автосервисны тәкъдир иттеләр. Консультацияләр, укыту һәм бизнесны теркәүдә аңа ТР Эшкуарлыкка ярдәм фонды булышкан. Күргәзмәдә МХОдә катнашучылар өчен тернәкләндерү үзәге мөмкинлекләрен тәкъдим иттеләр.
"Мәктәп бизнес-старты" проектында катнашучылар өчен аерым стенд булдырылган (түбәтәйләр, кулдан эшләнгән әйберләр, бәйләнгән уенчыклар, үлән чәйләре һәм башка продукция).
Күргәзмә кысаларында республика эшкуарлары автомобиль һәм юл-төзелеш тармаклары өчен продукция, электроника һәм энергетика, шулай ук химия һәм нефть химиясе өлкәсендәге проектларны тәкъдир иттеләр.
Экспозициянең бер өлеше кече технологик компанияләргә, университет технологик эшкуарлыгы вәкилләренә, студентлар стартапларын үстерүгә, технопаркларга багышланган.
Күргәзмәдә партнерлык финанслау базары проектлары һәм продуктлары, КУЭка ярдәм итү өчен ташламалы продуктлар катнашты.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез