Рөстәм Миңнеханов: «Юл булган җирдә - тормыш бар»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, юл булган җирдә - тормыш бар. Бу хакта ул 2024 ел йомгакларына багышланган матбугат очрашуында "Ватаным Татарстан" хәбәрчесенең соравына җавап биргәндә әйтте.

"ВТ" хәбәрчесе Татарстан Рәисеннән республикада юллар төзүнең әһәмияте турында сорады.

«Юл булган җирдә тормыш үзгәрә дигән сүз. Заводлар төзелә, торак пәйда була», – дип җавап бирде Рөстәм Миңнеханов. - Юл булмаса, син беркая бара алмыйсың. Әле бит бару гына түгел, товар ташырга, бүтән юнәлештә эш алып барырга да кирәк. Ун ел элек Мәскәүгә кадәр алты сәгать ярым вакыт эчендә барып җитүне күз алдына да китереп булмый иде. Өч ел буе без гел хыяллана идек: ничек инде Идел аша күпер булсын дип. Күпере дә, юлы да бар хәзер".

Татарстан Рәисе кичә республикада Түбән Кама һәм Чаллыны урап узу юлы ачылуын да әйтте. «Чаллыга барганда, ГЭС плотинасында күпмедер вакыт тору, Чаллы аша чыгу үзе бер мәшәкать иде. Әйтик, Түбән Камага бару өчен, башта Чаллыга кереп, аннан соң Түбән Камага бара идек. Бу мәсьәләләр хәл ителә. Яңа юлның озынлыгы - 81 чакрым. Аның кысасында 1,3 чакрымлы күпер, керү-чыгу юллары төзелде. Ул бик кыйммәтле эшләр», – диде Татарстан Рәисе.

Ул бу атнада Шәле - Баулы автомобиль юлы кысасындагы Алексеевск - Әлмәт түләүле юлы ачылачагын да хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов.

"Бу юнәлештә Россия Хөкүмәте тарафыннан зур программалар тормышка ашырыла, зур ярдәм күрсәтелә. Киләчәктә республика үсеше өчен ул зур этәргеч булачак. Президентыбызга, Хөкүмәткә рәхмәтле без, Марат Шакирҗан улы (Хөснуллин) зур эш алып бара. Әлеге эшкә шәхсән җитәкчелек итә. Моның нәтиҗәсе буларак, Түбән Камага юл өч елдан да кимрәк вакыт эчендә төзелде", - диде Татарстан Рәисе.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре